top of page

Д

Рәсми Татарстан

Яңалыклар

Рәсми Татарстан

 «Шәкерт ничек кенә яшь булмасын, ул мәгърифәт үзләштерүгә сәләтле булыр, фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы адәм булу ихтималы барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр», – ди Ризаэддин Фәхретдин.

Минем уңышлар:

Татар халкы – бөек халык

       

     Татар халкы – бөек халык. Яшь буынга да шушы фикерне сеңдерергә тырышырга кирәк. Татар халкының данлы тарихы бар. Сөембикәсе, Колшәрифе, бөек Тукае, меңәрләгән затлы шәхесләре бар. Без беркемнән дә ким түгел. Урыс халкы адым саен үзенең бөеклеге белән (булмаганны тагын да күбрәк итеп күрсәтеп) мактана икән, нигә без үзебезне кимсетергә тиеш әле? Без дә тарихның төбеннән күтәрелгән халык түгелмени?! Тарихын белгән халык үзе турындагы ялган-хорафатларга да ышанмый. Татар халкы үзенең тарихтагы урынын бик яхшы белә. Тукай да бик шәп белгән.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –

Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук!

    Яшь буынны яхшы мисаллар үрнәгендә тәрбияләү һәрвакыт отышлырак саналды. Гаилә һәм мәктәп никадәр ипле тәрбия бирергә тырышмасыннар, балаларыбыз тормышына йогынты ясый торган башка чаралар да җитәрлек. Бүгенге телевидениене, мәгълүмати чараларны күзәтеп барган һәр аңлы кеше белә булыр: болар бар да ата-ана, әби-бабай һәм мәктәп тәрбиясен арткы планга калдыра бара. Интернетта тискәре яктан бәяләнә торган төрле сайтлар, блоглар эзлекле рәвештә эш алып баралар. 

   Татарның гасырлар дәвамында калыплашкан тәрбия кануннары, рухи дөньясы бөтенләй юкка чыкмасын өчен, мин үз сайтымда халкымның игелекле уллары белән таныштыру максатыннан, материалларны бер урынга тупларга уйладым. Укучыларым даими танышып барсыннар өчен.

   Татар халкы ─ бик борынгы халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык ─ искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Шуңа күрә үз алдыма авылымның күренекле кешеләре белән таныштырып баруны да максат итеп куйдым.

         Кергән кунаклар саны

Татар халкының тарихы белән менә шушы сылтамалар аша кереп таныша аласыз.

      Татар халкының рухына туры килә торган “Халкым минем” тапшыруында Татарстанда һәм Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар тормышы турында бара. Татарларга хас барлык уңай сыйфатлар, халкыбыз тормышының күркәм яклары, гореф-гадәтләре, кунакчыллыгы, теләсә нинди шартларда да югалып калмыйча, тырыш хезмәт куеп, матур итеп яши алулары, дус һәм тату, гомумән, күп халыкларга үрнәк булырлык тормыш алып барулары турында искиткеч матур, файдалы тапшыру бу. 

     “Туган җир” тапшыруы турында авыл кешеләренең фикерләре бик тә кызык. “Бу тапшыруны карагач, күңелләргә рәхәт була. Чын безнеңчә тапшыру,” – диләр Актаныш районында яшәүче якташларым. Бернинди формальлек, күз буяу дигән нәрсә юк монда. Рамил Гарипов – җир кешеләрен, аларның авыр хезмәтен хөрмәтли белә торган шәхес. Ул бар җан җылысын биреп, хезмәтеннән тәм табып эшли. Болар аның тапшыруында да чагылыш таба. Чыннан да, җир кешесен эшкә рухландыру, аның хезмәтен күрә белү, мактыйсын мактап, кимчелекләрне бетерергә ярдәм итү бик тә мөһим бит. Хезмәт кешесенең кадере булмаган бу заманда аның эшен яхшы яктан күрсәтә торган мондый тапшыру әнә шулай күңелләрне күтәреп, рухны ныгытырга ярдәм итә. Бу тапшыруда да татар халкының иң күркәм сыйфатлары чагыла. 

bottom of page