top of page

Д

Юлыбызда якты маяк сез

"Укытучым, якты  кояш кебек,
Күңелемне назлап  җылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы  суза,
Татлы сүзе белән  юата.
Күңелләргә салдың  изгелекне,
Иман нуры өстәп   өрәккә.
Көч-кодрәт һәм белем  алып үсик  –
Укытучым шуңа өйрәтә!

 

     Укытучы! Кеше  тормышында 7 яшьтән алып бөтен гомер буенча  йөрәкнең иң түрендә  сакланган  кадерле  изге исем ул. Бу изге  затны дөньяда  иң кадерле  булган әни  белән чагыштырырга мөмкин.   Әниең сине бу якты дөньяга тудырган, күкрәк сөтен имезеп  үстергән, тәрбияләгән булса, укытучы синең дөньяга  күзләреңне  ачкан, кулларыңнан тотып язарга, хәрефләр өйрәтеп, укырга, санарга өйрәткән иң якын кешең. Синең күңелеңә ак нур сипкән, сине чын кеше иткән ул укытучы! 

   Кадерле сайт кунаклары, мин сезне бу бүлектә, хөрмәткә лаек булган укытучылар белән таныштырып китәсем килә. Аларның  укучылары арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алар һәрберсе тормышта үзә урынын тапкан. Укучыларының уңышлары – ул күп еллык хезмәт җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлауларына һич үкенмәгәннәр.   

 

         Мортазина Гүзәл Мортаза кызы.

 

     Мортазина Гүзәл Мортаза кызы 1946-47 уку елында Тойгелде авылында татар теле укытырга килә. Ул Бондюг (хәзерге енделеевск районы) Псәй авылы кызы.

      Гүзәл апа үзенең үткәннәре турында  менә  нәрсәләр сөйли : ”Мөслим районына без өч кыз килдек.Тойгелде авылы Мәллә елгасы кырында дигәч кызыгып килдем. Мәктәптә балалар бик күп иде. Кичке мәктәптә зурлар укый иде. Габидин абый белән экзамен алабыз. Асмабикәтти такта кырына чыкты да тактага түгәрәк ясап куйды, тагы ясады һәм: ”Менә мин ничек укырга, язарга өйрәнәм”,-диде. Без көлдек. Элек укытучыларны бик хөрмәт итәләр иде . Балалар ач-ялангач иделәр.  Мәктәпкә килми иделәр . Шунан без-укытучылар өйләренә бара идек. Асмабикә апаларга килеп кердек. Өйләрендә бер әйбер юк, беркем дә   күренми дә. Шуннан  өйдә кеше бармы  дип эндәшә торгач, мич эченән бер малай килеп чыкты.Үзе каралып беткән, үзенең киеме дә юк. Аның артынан тагын берәм –берәм дүрт  бала килеп чыкты.

     Озакламый әниләре кайтты. Аркасында салам бәйләп күтәргән.  Салам мичкә ягып өй җылытыр өчен янәсе. Көчкә  мәктәпкә алып килдек.

    Мәктәп бакчасында яшелчә үстердек. Балалар күбрәк кишер ашыйлар иде. Көз көне балаларның тамагы туя иде.Яшелчәне мәктәптәтәрәзә төбендә  дә үстердек. Мәктәптә укучылар үзләре балчык чүлмәкләр ясыйлар иделәр. Шуларга  тирес белән көл кушып үсенте утырта идек. Төрле эшләрдә дә катнаштык: мәктәпкә утын кисәргә бардык, кул урагы белән урак урдык. Шулай ук катлаулы молотилкада эшләдек. Мәктәптә план төзеп, дәфтәр тикшереп кич белән генә кайта идек. Клубка  да йөрдек. Өскә Валя  белән бер төсле итеп тегелгән бәбәй итәкле күлмәк кия идек. Аякта чабата. Клубның миче җимерек, сукыр лампа яндыралар иде. Бөтенебез бии идек. Безне-укытучыларны хөрмәт итә иде авыл халкы. Урамнан узганда исәнләшеп юл биреп китә иделәр. Коймалар читәннән, ихаталар тәртипсез рәвештә урнашкан. Көзге пычырак вакытта балалар  күтәртмәле чабата белән килә иделәр. Мәктәптә тузан була иде.”

     Бүгенге көндә вафат. 

 

Идиятуллина Валерия Фома кызы.

 

    Идиятуллина (Николаева) Валерия Фома кызы  1926 нчы елда Мөслим  районы Яңа Усы авылында туа.

    Мөслим урта мәктәбен 1943 нче елда тәмамлый. Районда укытучылар җитмәү сәбәпле район мәгариф бүлеге аңа укытучы булырга тәкъдим итә. Валерия Фома кызы классташлары белән Минзәлә педагогия училищесына укырга китә. Анда алар педагогика, психология фәннәреннән лекцияләр тыңлыйлар, фәннәрне укыту методикасын өйрәнәләр. Курсларны тәмамлагач, аны Олы Чакмак авылына эшкә  җибәрәләр.Укытучылык эшен ул шунда башлый. Аннары Ольгино  җидееллык  мәктәбендә детдом балаларын укыта.
     1948 нче елның январендә Тойгелде  җидееллык мәктәбенә рус  теле укытучысы итеп җибәрелә. Берничә ел эшләгәннән соң, башлангыч класслар укыта башлый. Шул ук вакытта читтән торып укуын дәвам итә.1956 нчы елда Бөгелмә укытучылар   институтын тәмамлый.
   "Тойгелде җидееллык мәктәбе колективы мине ачык  йөз белән каршы алды.    Тәҗрибәле  укытучылардан күп нәрсәгә өйрәндем”,- дип искә ала иде Валя апа. Ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша, агитатор, пропагандиет булып эшли. Укучылар белән бәрәңге, чөгендер, алуга совхозга  ярдәм итә.
    1976 нчы елда Валя Фома кызы Тойгелде интернат мәктәбеннән пенсиягә китә.
     Бүгенге көндә вафат.  

 Галиева Гөлфирә Нурулла кызы.

 

      Галиева Гөлфирә Нурулла кызы 1944 нче елның 1 нче гыйнварендә Мөслим районы Катмыш авылында эшче гайләсендә туа.

     1962 нче елда Мөслим урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Алабуга Дәүләт педагогия институтына укырга керә.  Аны 1966 нчы елны тәмамлап, Мөслим мәгариф бүлеге юлламасы белән  Ташлыяр сигезьеллык мәктәбенең 4 нче классында хезмәт юлын башлый.

    1969 нчы елның февраленнән Мөслим район комитетының пропаганда  һәм агитация  бүлегенә пропагандист итеп күчерелә. Анда бер ел эшләгәннән соң, үз теләге белән яраткан эшенә кире кайта. Аннан соң Ташлыяр сигезьеллык мәктәбендә ике ел башлангыч классларда укыта һәм шул ук вакытта мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

   Ташлыярда эш чорында 5 ел "Ватан”  исемендәге комсомол политукуларында  яшьләрне укыта.  Намуслы хезмәте өчен ВЛКСМ Үзәк Комитеты 1968 нче елда Мактау грамотасы белән бүләкли.

    1973 нче елның 1 нче сентябреннән Тойгелде сигезьеллык мәктәбенең башлангыч  классларында укыта башлый.

    Гөлфирә Нурулловнаның гомуми эш стажы 35 ел. Шушы еллар эчендә Тойгелдедә 10 ел партия мәгарифендә пропагандист булып эшли, 2 ел мәктәп коллективында политуку җитәкли, 8 ел профком председателе була. 5 ел "Трудовик” совхозының күп тиражлы "Маяк”  газетасында редактор була. Халыкка культура хезмәте күрсәтүдә актив катнаша,  лектория группасының актив хәбәрчесе була.

      Гөлфирә Нурулловна күп еллык тәҗрибәсендә балаларның сөйләм телен үстерү өстендә даими эшләде.  Балаларга өй эшләрен индивидуаль якын килеп бирүгә зур игътибар бирде.  Ул 2000 нче елдан лаеклы ялда.

 

 

 

Кәлимуллин Габидин Шәйхетдин улы.   

 

  Кәлимуллин Габидин Шәйхетдин улы 1914 нче елда Мөслим районы Тойгелде авылында туа. Ул 1933-1934 нче уку елында  Тойгелде җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1929 елда пионерга керә, ә 1933 елда комсомол сафларына баса. Шуннан соңгы елларда Мөслим РКШ мәктшбендә укый. 1936 елда Тойгелдедә  "Кызыл сабанчы” колхозында ферма мөдире булып эшли.

    Ул 1936 нчы елда хәрби хезмәткә алына. 1939 нчы елда хәрби хезмәтне тутырып авылга кайта. Шул ук елны башлангыч классларны укыта башлый. Югары классларда физкультура укытучысы була.

    Габидин Шәйхетдин улы Минзәлә педучилищесын тәмамлый.

    Финляндия сугышы башлана, ул тагын хәрби хезмәткә алына. Сугыш вакытында Мәләкәстә офицерлар хәзерли торган  Хәрби училещада укый. Анда кече лейтинант дәрәҗәсе алып чыга. 1941 елның 24 июнендә Бөек Ватан сугышына китә. 1942 елның маена кадәр Казанда Хәрби заводны саклы. 1942 елның  маенда икенче Украина  фронты составында сугышка керә.

  Чехословакияне, Венгрияне, Польшаны, Болгарияне, Румынияне азат итүдә катнаша. Җинү көнен Берлинда каршылый. Бөек Ватан сугышында        күрсәткән батырлыклары өчен, "За отвагу”, ”Двадцать лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 году”, "25 лет победы в войне 1941-1945 году”, "50 лет Вооруженных сил СССР” , ”60 лет Вооруженных сил СССР”, ”За взятие Вены ",”За взятие Чехословакии”, ”За взятие Венгрии”, ”За взятие Болгарии”, ”За взятие Польши”,  ”За взятие Румынии”,  "За доблетный труд 1941-1945 году”  медальләре белән бүләкләнә.

   1944 елда партия сафына керә. Сугыш беткәннән соң, 1945 елда авылга кайтып , Тойгелде сигезьеллык мәктәбендә 40 ел укыта.

   Кәлимуллин Габидин Шәйхетдин улы сугыштан соңгы бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә , укытуга багышлый. Ул балаларда туган илне ярату, хезмәт сөю, чын кеше булу сыйфатларын тәрбияли.    

 

bottom of page