top of page

Д

"Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең.
    Чирнең сәбәбен белеп, аны китереп чыгаручы нәрсәләрдән сакланырга кирәк. Мәсәлән, тирләп салкынга чыгу, исле (күмер исе, агулы ис)  бүлмәдә тору, майлы ризыклар ашау, исерткеч эчемлекләр эчү, әфьюн кабу - болар барысы да чирләүгә китерә. Дәвамын укырга.

   Саулык – иң зур байлык, диләр.  Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә, тирә - юньне танып белә, җәмгыять  тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик кәнегүләрдән канәгатьлек ала.

     Безнең мәктәптә физкультура һәм спортка зур игътибар бирелә. Балаларны физик яктан тәрбияләү максатыннан мәктәптә футбол, волейбол, баскетбол, теннис, чаңгы спорты, шашака – шахмат түгәрәкләре эшли. Безнең укучылар һәр елны район күләмендә уздырылган спорт ярышларында призлы урыннар яулыйлар

   Спорт бәйрәмнәре, хәрәкәтле уеннар,  җәяүле сәяхәтләр һәм спорт ярышларында укучылар бик теләп катнашалар. Укучылар бигрәк тә "Балалар Сабан-туен” яратып, көтеп алалар.Хоккей, футбол һәм "Күңелле старт” бәйгеләрен бездә һәркем ярата.  

 2011 нче елның 25 март көнне, Габделхакова Фәнисә Асфен кызы истәлегенә, чаңгыда узышу буенча мәктәп күләмендә ярышлар оештырылды.  Ярыштан күренешләр.  

Халкыбыз элек-электән бик тапкыр булган. Тирән мәгънәле фикерләрне гади генә итеп әйтә белгән. Без аларны мәкальләр һәм әйтемнәр дип йөртәбез. Сәламәт яшәү рәвеше турында да  мәкальләр һәм әйтемнәр бик күп. Кадерле укучылыр, сайтым кунаклары, әти-әниләр минем сезгә тирән мәгънәле сүзләрне җиткерәсем килә.  
  Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле  байлыгы — аның  саулыгы. Ул шуны саклау өчен тырышырга тиеш. Сез шушы мәкальләрне, әйтемнәрне  тормышыгызда кулланып яшәсәгез, сәламәт булырсыз.  

  •   Байлык – бер айлык, саулык – гомерлек.

  •   Байлыкның башы — тазалык.

  •  Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.

  •   Пакьлек сөйгән - сау булыр.

  •  Саф һава —  тәнгә дәва.

  •  Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югал

  •   Таза булсаң, таш та ярып бул.

  •  Саулык — зур байлык.    

     Авыл мәктәбе укучылары кечкенәдән үк авыл хуҗалыгы эше, һөнәрләре белән танышып үсәләр, үзләре дә матди байлык булдыру өлкәсендә  эшли. Укытучылар, малайлар һәм кызларны көчләре җиткән эштә катнаштырып, үз эшен бирелеп башкара торган белемле шәхес  формалаштыруга нигез салалар. Мәктәп яны территориясендә һәм яшелчә бакчасында язгы һәм көзге өмәләргә катнашып балалар хезмәт  тәрбияcе алалар. 

     Яшьләрнең сәламәтлеге мәсьәләсе  бүген илнең иң югары ноктасына күтәрелде. Алар өчен теләсә-нинди спорт төре  белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган. Спорт – вакыт үткәрү өчен генә кирәкле чара түгел, ул – сәламәт яшәү рәвеше, яшәү өчен көрәшнең бер формасы. 
 Спорт белән дус булган кешенең үз-үзенә ышанычы арта, яшәү дәрте көчәя, ул җәмгыятьтә үз урыныңны табарга да булыша. Минем сезне тормышта үз урынын тапкан, соңгы сулышына кадәр аңа тугры булган, шәхес белән таныштырып китәргә телим. Үз үлчәвендә дөнья чемпионы Булат Вәлиев.
 Танышырга.

  Безнең  мәктәптә патриотик тәрбия, укучыларга белем бирү белән беррәттән, төрле  кичәләр, очрашулар аша да  бирелә.  2011 нче елның   февраль аенда укучылар  өчен тәрбия дәресен педагог-оештыручы Габделхакова  А. Г. алып барды. Дәвамын укырга.

 Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләрнең укучыларга сөйләргә истәлекләре күп булды.

"Ягез әле, егетләр" кичәсеннән бер күренеш.

   Сәламәтлеккә өйрәтүнең тагын бер уңышлы юлы – класстан тыш чаралар үткәрү. Һәр уку район күләмендә мәктәпләр арасында  Сәламәтлек театры” конкурслары үткәрелә. Сәхнәләштерелгән күренешләр белән  әти-әниләр, авыл тамашачылары каршында чыгыш ясыйбыз, сәламәт яшәү рәвешен  пропагандалыйбыз.

 

 

  Тойгелде гомуми  урта белем бирү мәктәбендә  физик тәрбия  фәнен  укытучылар. Танышырга.

 

  Балаларның иминлекләрен саклау максатынан мәктәп һәм район күләмендә ярышлар,  терроризм, янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату дәресләре, рәсем һәм инша  конкурслары, ЮХИДИ буенча бәйгеләр оештырабыз.   ЮХИДИ бәйгесендә "Светофор” отряды членнары актив катнашты, район күләм үткәрелгән ярышта призлы урыннар да алдылар. 

 

Мәктәбебездәге  шугалакны ачу тантанасыннан күренешләр. 

Ат дәвасы

 АКШта, Европада атка атланып йөрү рәсми дәвалану чарасы буларак теркәлгән. Мондый дәва иппотерапия дип атала. Ат өстенә утырып йөргәндә барлык мускуллар да эшкә җигелә. Кеше егылып төшмәс өчен аяклары белән дә, куллары белән дә ныклап ябыша, төрле хәрәкәтләр ясый. Ул хәрәкәтләрне бер генә спорт төрендә дә кабатлау мөмкин түгел.

 

    Моңа өстәп аттан җылы энергия килә. Иппотерапия – терәк-хәрәкәтләнү аппараты, умыртка баганасы кәкрәю, буыннар артрозы авырулары вакытында файдалы. Озак вакытлар атка атланып йөрүченең мускуллары ныгый, аяк атлап йөрүе җиңеләя. Умыртка баганасына корсет кигән кебек тәэсир итә, мат­дәләр алмашы яхшыра. Белгечләр остеохондроз авыруы белән авырган һәркемгә ат дәвасын кулланырга киңәш итә.

 

   Атның тән температурасы кешенекеннән 1,5-2 градуска югарырак. Ат тере тренажер ролен дә, җылыткыч массажер вазыйфасын да үти. Аяк буыннарында кан йөреше көчәя, оча сөяге тирәсе җылына, бу хатын-кызлар өчен дә, ир-атлар өчен дә бик әйбәт. Простатит, гинекология чирләреннән шәп дәва. Эчке әгъзаларга да тәэсире зур. Аерым алганда, ашказаны-эчәклек тракты (әйтик, дискинезия) һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында нәтиҗә үзен тиз сиздерәчәк. Диабет белән авыручыларның кандагы шикәр күләме нормальләшә.

Инфаркт, инсульт кичергәннәргә, кан басымы югары булганнарга да иппотерапия тәкъдим ителә. Ябыгырга теләүчеләргә дә, невроз, даун чирләре белән авыручыларга да яхшы дәвалау чарасы ул. Аның олы кеше өчен дә зыяны юк. Атка атланып йөрү – җәяү тиз йөргән кебек, чабып үтү йөгереп йөргән кебек тәэсир итә. Мускулларга да көч килми. Чыганак "Ватаным Татарстан”, № 18, 07.02.2014 

  

    Җирлегебездә ат асраучы гаиләләр дә күп. Алар авылыбызның горурлыгы булган  юртак атлар тотучылар. Сабантуйларда, республика күләмендә узган ат        ярышларында һәрвакыт призлы урыннарны  яулап районыбыз данын яклаучылар  да бар. Менә алар - Тойгелдедән Фәйзуллин И.Г. улы, Давлетшин Н.И. улы.  Игенчедән Валиев Ф.М. улы, Чинаев Я.С. улы. Наил абый авыл данын Уфа, Казан  шәһәрләрендә таныткан шәхес. Авыл яшьләре арасында да ат белән мавыгучылар  бар. Калпаков Алмаз Марат улы - шундыйларның берсе.

11 нче сыйныф укучылары көч сынаша.

bottom of page