top of page

Д

Милли бәйрәмнәр

      Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле "Сабантуй”, "Нәүрүз”, "Сөмбелә”, "Яңа ел” , "Карга боткасы” бәйрәмнәре, ислам диненә бәйле "Корбан гаете” һәм "Рамазан” бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе, балага исем кушу, яңгыр теләү, орлык чыгару һ. б. Безнең халкыбыз элек-электән табигать белән янәшә торган, аны хөрмәт иткән шуңа бәйле рәвештә "Каен бәйрәме" үткәргән. Еллар үткән саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара. Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның милли йөзе, гореф-гадәтләре йолалары, туган тел, үз ана теле саклаган очракта гына саклана.

   Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.

  Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.

  Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

  Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби - бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.

  Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә чыганак итеп кулланыла. Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.

 Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын, сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.

  Хәзерге вакытта җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерүне күздә тотып , никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли рухлы хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, без үзебезнең татарлыгыбызны саклап кала алырбызмы соң?   

  

     Халкыбызның традицияләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып "Сөмбелә”, "Нәүрүз”,  "Карга боткасы” бәйрәмнәре оештырыла.  Аеруча "Карга боткасы” бәйрәме бездә күңелле һәм зур чара итеп үткәрелә. Бу бәйрәмдә башлангыч класс укучыларыннан  тыш, мәдәният  хезмәткәрләре һәм авыл халкы да актив катнаша.

bottom of page