Д
Авылым тарихы
МӨСЛИМ РАЙОНЫ ТОЙГЕЛДЕ АВЫЛЫ.
Безнең авыл Мәллә елгасы буенда район үзәге Мөслимнән көнбатышка таба 14 км ераклыкта урнашкан. Төзек йортлар, каралтылар, ае күккә ашкан яңа мәчет – болар барысы да юлчыларның игътибарын үзенә тартмый калмыйлар. Бу күркәм авылның исеме урыслатып әйтсәк – Тойгелде, үзебезчә, татарча әйтсәк – Туйкилде. Туйкилде авылына кагылышлы булган мәгълүматларның иң борынгысы патша Рәсәендә үткәрелгән ревизия материалларында табылган. 1762 елда, өченче ревизия үткәрелгәндә, Туйкилде авылы һәм анда яшәүче ир-атлар рәсми кәгазьләрдә теркәлә. Монда шулай ук аңа чаклы булган икенче ревизиядә (1748 ел) алынган мәгълүматларда, авылларда – 26, 1762 елда 29 типтәр һәм бабуллар яшәгәнен күрсәтә. 1988 елда авылда халык саны 688 җитә, ә 1997 елдагы мәгълүматлар буенча Тойгелдедә 780 татар яши. Ул чорда Туйкилде авылы административ яктан Оренбург губернасының Өфә өязенә каралган өлешенә - Казан даругасындагы Табын волостенә кергән. Бу волостька кергән башка авыллар белән танышканда, Тамьян авылында яшәүчеләр исемендә Котлымәт һәм Сөяш Туйкильдиннар фамилиясе очрый. Беренчесенә 1748 елда 50 яшь, ул өченче ревизиягә чаклы вафат була. Икенчесе 1762 елда Тамьян авылы сотнигы дәрәҗәсендә хезмәт иткән. Шулай итеп, 1762 елда Туйкильдин фамилиясен йөртүчеләрнең Сөяш исемлесе гади авылдашларыннан дәрәҗәсе белән аерылып торган. Дәрәҗәгә ирешкән кешенең җире башкаларныкыннан күбрәк булуы бәхәссез. Бу кешенең әтисе Туйкилде карт ХVII гасырның икенче яртысында хәзергә Туйкилде авылында яшәгән, яисә бу авыл урнашачак үз җиренә башкалары керткән. Ике очракта да авыл атамасының Туйкилде безнең чор өчен гадәти исем булмаса да, XVI-XVIII гасырларда да кешегә бу исемне кушу киң таралыш алган. Халык риваяте исә биредә Чынгызхан яу чапкан дәверләрдә, чуашлар үтеп керүен сөйли. Авыл исеменең килеп чыгуын чувашлар икенче төрле аңлатканнар. Имеш, беренче йорт җиткергән картның 7 улы булган. Йортларны, уллары өйләнеп, килен төшергәч, сөенгән хуҗабикә "туй килде, туй килде" дип такмаклаган. Шуннан авыл Туйкилдегә әверелгән. Чуашча "Тойгелде" дигәннәр. Тойгелде авылы китапханәсенең төзелү тарихына күз салыйк. Әйе, рәт-рәт тезелгән китаплар дәверләр катламы кебек! Монда вакыт йөрәге тибә. Илебез сугыштан соңгы җимерекләрне торгыза. Бер үк вакытта авылларыбызның да йөзе үзгәрә. Алар үсешкә, яңарышка йөз тоталар.
1953 нче елда Тойгелде авылында манарасы киселгән мәчетне клуб итеп оештыралар. Клубта ул вакытта 6 скамия, 3 куыксыз сукыр лампа була. Авыл советы китап кибетенә китап алыр өчен акча күчерә. 880 гә якын китап алына. 1957 нче елда китапханә аерым бүлмәгә урнаша. Тойгелде авылы китапханәсе оеша. Китапханәгә бибколлектордан 30-35 әр китаптан торган китап посылкалары кайта башлый. Шулай ук көндәлекләр, формулярлар, китапларны фонка туплап бару өчен инвентарь китаплары һ.б. кайта. Тойгелде авылы мәчете ХIХ гасырның архитектура үрнәге буларак "Свод памятников истории и культуры” китабына кертелде. (Казань, 1973 нче елда яңа мәдәният йорты ачыла. Китапханә 46 кв. м лы бүлмәгә урнаша.Бүгенгесе нөндә китапханә авылдагы иң абруйлы мәгълүмат, белем, мәдәният, тәрбия–аралашу үзәге. Тойгелде авылы мәчете ХIХ гасырның архитектура үрнәге буларак "Свод памятников истории и культуры” китабына кертелде. (Казань, 1999 ел, "МастерЛайн” китап нәшрияте 1999 ел, 284 бит)Композитор Илгиз Закиров Камил Сәгъдәтшин сүзләренә Тойгелде авылына багышлап җыр язды. Җырны беренче мәртәбә авыл халкы мәктәпнең 120 еллык юбилее көнне җырчы Габидулла Хөрмәтуллин һәм авылыбызда туып-үскән Гарифҗан Миннеханов башкаруында ишетте.
Дөм каеннар иле.
Камил Сәгъдәтшин сүзләре.
Илгиз Закиров көе.
Тойгелде ул – дөм каеннар иле,
Өянкеләр иле, җыр иле
Мәллә суы, Каран аланнары
Сарсаз болыннары, кыр иле.
Олы юлда өянкеләр шавы
Тыңлыйсы бар әле тын калып
Яшисе бар, дуслар, туган якта
Ак уйларга гына уралып.
Бала чагым – ямьле Тойгелдедә,
Сарсаз буйларыннан башлана
Дөм каеннар төшләремә кереп
Кочагыма гүя ташлана.
Тойгелде ул – тоташ туйлар иле,
Үрмә гөлләр иле, җәй иле.
Дөм каеннар иле, өянкеләр иле,
Бәхетлеләр иле Тойгелде.
Бай тарихлы авылыбызның үзенә генә хас истәлекле урыннары, бүгенгә кадәр исемнәрен югалтмыйча сакланып килгән мәңгелек бизәклә бар. Алар елга-чишмәләр, урам исемнәре, сазлык, урман исемнәре. Танышырга.
Авыл советы рәисләре.
Тойгелде авыл Советына 4 авыл керә - Тойгельде, Игенче, Ташлыяр, Атлас. 1995 нче елдан Тойгелде үзидарәсе диеп үзгәртелә.
-
Сабирова Асма 1955-1957
-
Калимуллин Габидин 1957-1962
-
Ягудина Галия 1970 -1974
-
Камалов Зиннур 1973-1987
-
Чинаев Яхъя 1987-1990
-
Авзалов Ринат 1990-1994
-
Минһаҗев Равил 1994-1995
-
Минһаҗев Равил 1995-2003
-
Гафуров Мансур 2003-2014
-
Мингазов Дамир 2014 .....
-
Авыл советы секретарьләре.
-
Миннеханова Румия Галимовна 1972 - 1990 еллар.
-
Ягудина Фәнисә Мирфәезовна 1990 - 2010 еллар.
-
Фәйзуллина Эльвира Назятовна 2011 ......
-
Авылыбызда бер калкулык бар. Шул калкулыкка басам да, авылымны күзәтәм. Уйларым, уйнак карлыгачлар шикелле, күңел түрендә әле төрле якка таралып китәләр, әле бер тирәгә тупланалар. Элек монда җилләр йөргән, имәннәр шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы-имәнле калкулык итәгеннән бормалана-бормалана тын инеш аккан. Авылыбыз нигезе өчен нәкъ шушы урынны сайлап алган борынгы ата-бабаларыбыз. Картлар сөйләвенә караганда, авыл атамасы, беренче килеп урнашкан бер кешенең җиде улы бер үк көндә өйләнеп туй ясавыннан килеп чыккан. Танышырга.
Тойгелдедә барлыгы 790 кеше яши. Милләте буенча татарлар. Авылга караган барлык мәйдан 2592 гектар тәшкил итә. Шуның 2195 га сөрүлек, 33 га табигый печәнлек, 267 га табигый көтүлек, 24 гаурман полосаларыннан торган авыл хуҗалыгы җирләре. Калган 97 гектары ерганаклар, чокырлар һәм сазлыклар кебек файдалануга яраксыз җирләр. Танышырга.
"Тарих сорауларына җавап эзләп” дип исемләнгән сәяхәткә варислар отряды һәм аның җитәкчесе Габделхакова Алмира белән берлектә юл алдык. Туган - үскән җиреңне күбрәк белү, аның тарихы, үткәне белән ныграк танышу кешене рухи яктан баета. Дәвамын укырга.
Авылыбызның беренче пионерлары.
Талибуллин Әхтәм Талибулла улы.
1914 нче елда туган. 1938 нче елга кадәр хатыны Мәрьям белән башта Вәрәшбашта, аннары Тойгелдедә укыта (үзе - татар теле, хатыны - география буенча дипломлы специалистлар булалар). 1938 нче елда Армиягә китә. Днестр елгасын кичкән вакытта суык тиеп 1942 нче елда чирләп кайта һәм кабат укыта башлый. 1943 нче елның 22 нче ноябрендә вафат була.
Уллары: Ринат Казанда врач булып эшли (хәзерге көндә вафат) 3 баласы бар.
Марс Сарапулда заводта эшләп ялга чыга. Тойгелде турында шигырьләр иҗат итә.
Батырханов Сәетгали.
1919 елны Тойгелде авылында туа. Сугышка кадәр Минзәлә педучилищесын тәмамлап, Тойгелде авылында укытучы булып эшли.
Бөек Ватан сугышында очучылар полкында хезмәт итә, батырлыклар күрсәтә.
Сугыштан соң Тойгелде авылына кайтып укытучы хезмәтен дәвам итә. Баланлы мәктәбендә күп еллар директор булып эшли. Пенсия яшенә җиткәнче Тойгелде сигезьеллык һәм ярдәмче интернат мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.
Ганиев Яхъя Әхмәтвәли улы.
1920 нче елны Тойгелде авылында туа. Сугышка кадәр Минзәлә педагогик училищесын тәмамлый.
Бөек Ватан сугышында катнаша. Батырлыклар күрсәтә.
Сугыштан соң Тойгелде сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшли. Авылда авыл рәисе һәм колхоз рәисе булып эшли.
Шакирова Әнвәрҗинан Шәйгардан кызы.
Шакирова Әнвәрҗинан Шәйгардан кызы 1915 нче елның 27 нче ноябрендә Тойгелде авылында туган. Мәктәптә 7 нче классны бетергән. Мөслимдә ясле курсында укыган һәм аннан соң яследә эшләгән. Сугыш вакытында Тойгелде авыл советында секретарь, колхозда хисапчы булып эшләгән. 1957 нче елда совхозда фермада учётчик була, төрле эшләрдә эшли.
1960 нчы елдан 1970 елга кадәр бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Учёт эшләрен бик оста башкарган.
КПСС члены булган.
Кәлимуллин Габидин Шәйхетдин улы.
Кәлимуллин Габидин Шәйхетдин улы 1914 нче елда Мөслим районы Тойгелде авылында туа. Ул 1933-34 нче уку елында Тойгелде җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1929 елда пионерга керә, ә 1933 елда комсомол сафларына баса. Шуннан соңгы елларда Мөслим РКШ мәктәбендә укый. 1936 елда Тойгелдедә "Кызыл сабанчы” колхозында ферма мәдире булып эшли.
1936 нчы елда хәрби хезмәткә алына. 1939 нчы елда хәрби хезмәтне тутырып авылга кайта. Шул ук елны башлангыч классларны укыта башлый. Югары классларда физкультура укытучысы була.
Габидин Шәйхетдин улы Минзәлә педучилищесын тәмамлый.
Ганиев Шәйхевәли Әхмәтвәли улы.
Тойгелде авылында крестьян гаиләсендә 1924 елда дөньяга килә. Атасы Әхмәтвәли "Кызыл сабанчы” колхозының иң алдынгы игенчесе була. Әнисе Шәмсури-җиде бала анасы, гомерн балаларын тәрбияләүгә багышлый. Сугышка кадәр Минзәлә педагогия училищесында укый, укытучы булып эшли. Ләкин михнәтле көннәрнең берсендә мәктәпкә хәрби комиссариаттан повестка килеп төшә.
1943 елның 9 гыйнварында егетләр, ата-аналары белән саубуллашып, хәрби хезмәткә китәләр. Ш.Ганиев совет солдаты исеменә тап төшерми. Аңа бирелгән рәхмәт кәгазьләре, медальләр шул чорның якты истәлеге булып саклана. Фашистик Германия тар-мар ителгәннән соң, көнчыгышта батырлыклар күрсәтә.
Шәйхевәли ага Тойгелдегә 1950 елның май аенда старшина дәрәҗәсендә кайта.
Авылда кайда да эшче куллар кирәк , ә иң кирәге-мәктәптә. Шәйхевәли Ганиев шунда урнаша һәм 39 ел гомерен балар тәрбияләүгә багышлый.
Тойгелде авылы һәм аның кешеләре хакында
Тойгелде авыл җирлегендә бүгенге көндә 454 хуҗалык исәпләнә. Тататар милләтеннән булган 1341 кеше яши.
-
мәктәпкәчә яшьтә балалар – 93;
-
мәктәп яшендәгеләр – 150;
-
төрле уку йортында 54 бала белем ала;
-
пенсионерлар – 316 кеше;
-
эш яшендәге кешеләр – 628 кеше тәшкил итә.
Авылга караган барлык мәйдан 2592 гектар тәшкил итә.
-
2195 га сөрүлек җирләр;
-
33 га табигый печәнлек;
-
297 га табигый көтүлекләр;
-
97 га ерганаклар, чокырлар һәм сазлыклар.
Хуҗалыклар биләгән барлык мәйдан 40, 61 гектар тәшкил итә:
-
0,85 га җиләк-җимеш бакчалары;
-
2,9 га яшелчә бакчалары;
-
2,95 га мәйданга төрле корылмалар урнашкан.
Авыл көннән-көн үсә, яңара, матурая.
1795 нче елгы ревизия материлларыннан күрегәнчә:
-
ир-ат типтәрләр 41;
-
ясаклы татарлар 48;
-
"йомышлы” татарлар 46 кеше исәпләнә.
1870 нче елда Тойгелде урта зурлыктагы авыллар рәтендә йөргән. Анда 135 хуҗалык булган.
-
428 ир-ат;
-
418 хатын-кыз яшәгән.
1885 нче елга инде авыл шактый үсә, халык саны 986 кешегә җитә. Гасыр ахырына даими яшәүчеләр 1186 кеше тәшкил иткән, хуҗалыклар саны 266 га җиткән.
1913 нче елда хуҗалыклар саны 310, ә халык саны 1580 га җитә.
Мәдәният тарихы
Манарысы киселгән мәчетне клуб итәләр. Анда 6 скамья һәм 3 куыклы лампадан тыш берни дә булмый. Клуб мөдире булып Күбәк авылы кызы Валиева Румия эшл башлый.
1973 нче елда мәдәният йорты ачыла. Анда китапханә өчен 46 квадрат метрлы бүлмә бүлеп бирелә.
Бүгенге көндә китапханәнең китап фонды 9703 язма әсәрне тәшкил итә. Аның даими укучылары булып 706 кеше исәпләнә. Шуларның 162 се балалар, 544 се зурлар. Мәдәният йортында төрле түгәрәкләр эшләп килә, ветераннардан төзелгән баянчылар төрле район күләмендәге үткәрелгән смотр конкурсларда актив катнаша.
Укучыларның авыл тарихы буенча конкурска катнашкан презентациясе
Әсгать, Миләүшә Закировлар "Тойгелде - җуелмас тарих" исемле китабына презентациясе.