top of page

Д

    Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел...Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт-шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле. Бар ул тормышта асылташтай балкый торган кешеләр. Алар - безнең укытучылар. Габделхакова Язиләнең "Минем яраткан укытучым" темасына сочинениесе. Танышырга.

 

Төгәл фәнне сөябез -

Тапкырлыйбыз, бүләбез.

Кушабыз да алабыз

" Тамыр ас "ты табабыз. Габделхакова Язиләнең "Укытучыларыма мәдхия" шигыре. Танышырга.

 

      Кеше өчен дөньяда иң кадерле булган әйберләр бар. Болар-сәламәтлек, җан тынычлыгы, ирек. Физик яктан сәламәтлек - үзе ярты бәхет.Аның өстенә җан тынычлыгың да булса, ирекле җан иясе син... Болар үзләре тулы бәхетне тәшкил итәләр. Ләкин без моның кадерен беләбезме соң? Кеше авырганда -  саулыкның, ирекле булганда-азатлыкның кадерен белеп бетерми, минемчә. Маннанова Динара Фирдәвес кызының "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына сочинениесе. Танышырга.

    

       ТЕЛ – кешеләрнең үзара аралашу чарасы. Тел булмаса, кешеләр аралаша, аңлаша фикер алыша алмаслар иде. Тел – шулай ук белем, тәҗрибә туплау, халыкның фән, мәдәният, әхлак өлкәсендәге казанышларын яңа буынга тапшыру чарасы, ягъни буыннарның аралашу чарасы да. Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, гомумән, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде. Борынгыдан ук ул дипломатик мөнәсәбәтләр теле булу дәрәҗәсенә ирешкән туган телебез. Хәзерге вакытта да ул - дөнья күләмендә халыклар арасында аралашу өчен уңайлы булган 14 телнең берсе.

 

 Дәүләтова Айгөл Булат кызының "Тел ананың баласына иң кадерле бүләге" темасына, Казан шәһәрендә уздырылган. Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар темасына багышланган II республика күләм фәнни-гамәли конференциядә катнашкан эше. (Укучының эше китапка кертелде). Танышырга.

 

 

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның  "Туган тел” шигыре халкыбызның гимнына әверелде. Бу тирән мәгънәле сүзләрдә туган телебезгә чиксез мәхәббәт, аңа соклану хисләре дә, аны хөрмәтләп яшәү кирәклеге турында киләчәк буыннарга васыяте дә чагыла. Солтанова Айсылу Мосавир кызының "Татар теле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" темасына, Алабуга шәһәрендә уздырылган Россия күләм фәнни-гамәли конференциядә катнашкан эше. Танышырга.

 

Безнең Язиләбез Зөлфәт клубы әгъзасы, район күләмендә оештырылган "Минем гаиләм” сәләтле балалар конкурсында "Шигырь иҗат итүче балалар” номинациясендә, район мәгариф бүлеге Гаилә елы уңаеннан "Дөнья рәхәт, дөнья шундый гади, янәшәмдә булса әти-әни” дигән иҗадый эшләре район конкурсында "Иң оста шигырь язучы” номинациясендә җиңүче, "Минем гәҗит” редакциясе оештырган "Гаиләм гимны” конкурсында беренче урын иясе. Мин сезгә аның иҗат җимешләрен тәкъдим итәм. Танышырга.

 

Габделхакова Язиләнең иҗат җимеше. Танышырга.

 

      Үзләрен шигырь һәм хикәя иҗат итүдә сынап караучы балаларыбыз да аз түгел. Алар төрле конкурсларда катнашып, осталыклары арта баруын күрсәтәләр. Танышырга. 

 

      Ф. Садриевның “Шаһзаманов эше” әсәре зур тәрбияви көчкә ия. Дәүләтова А.Б., Мөслим районы Тойгелде урта мәктәбе, IX сыйныф. Танышырга.

    Минем сезне мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына чыгып киткән укучыбызның иҗат җимешләре белән таныштырасым килә.  Габделхакова Алиянең беренче уңышы "Көмеш кыңгырау” газетасының "Иң-иң-иң” конкурсының 12 нче турында катнашып, 3 нче урынны алуы була. 2003 елда исә аның язмалары "Татарстан яшьләре” газетасы һәм "Сөембикә” журналында басылып чыгалар. Габделхакова инде зур күләмле хикәяләр дә иҗат итә башлый. 2004 нче ел ахырында шундый әсәренең берсе - "Сайлау мөмкинлеге”   хикәясе "Ялкын” журналы битләрендә дөнья күрә. Әлеге уңышлар Алияне тагын да канатландырып җибәрәләр. Ул үзенең "Тарту көче”  исемле хикәясен "Казан утлары” журналына юллый. Мөслим һөнәри училищесында ул өч ел буена пешекче һөнәрен үзләштерә, урта белем ала. Училищены 2007 елда Кызыл диплом белән тәмамлый. Шул ук елны Чаллы педагогия институтының филология бүлегенә укырга керә. Алия яза, иҗат итә. 2008 елның март аенда аның тагын бер яңа әсәре - "Фәрештәләр”   дип аталган фантастик хикәясе "Ялкын” журналында басылып чыга.

 

  Габделхакова Алиянең "Ялкын" журналында басылып чыккан "Киләчәккә кайту" әсәре.Танышырга.

 

 10 нчы сыйныф укучысы Галиева Рәмилә спорт сөючән, иҗат җанлы кыз. Бу өлкәләрнең икесендә дә уңышларга ирешеп килә. Спорт ярышларында һәрвакыт призлы урыннар яулый. Ул иҗат  иткән шигырьләр дә вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрәләр. Танышырга. 

 

       Минем әтием, Бахтагараев Газинур Мәҗит улы, 1960 нчы елның 10 нчы мартында Мөслим районы Баланика авылында, колхозчы гаиләсендә туган. 1967 елны Тойгелде урта мәктәбенә укырга керә. 1975 елда 9-10 нчы сыйныфларны Мәллә авылында укып бетерә. Укып бетерүгә тракторга утыра һәм үзен зурлар арасында сынатмыйча 1 ел дәвамында шунда эшли. Б. Гөлназның сочинениесе. Бахтагараева Гөлназ бүгенге көндә югары уку йортында укый. Танышырга. 

 

   Габделхакова Язиләнең  "Шушы җирдән, шушы төбәктән без-Кадыйров-Габделхаковлар", дигән темага сочинениесе. Мин кулыма изге китап - "Хәтер" китабын алам. Менә инде ничәнче кат аны ачып бер-бер артлы исемнәрне укыйм. Туган җиребезнең азатлыгы өчен башларын салган күпме якташларыбыз турында мәгълүмат тупланган анда. Йөрәгемдә ачы сагыш, әрнү биләп ала. Алар да бит безнең кебек үк тормышны яратканнардыр, киләчәк турында хыялланганнардыр, җиңү көнен көткәннәрдер. Танышырга.      

                                     Укучылыр иҗаты.

 

       

               

   

   

 

 .

.

 Идиятуллин Илшат. "Укчы Мөхтәр Идиятуллин".

Шәйхетдинова Алия "Бер мәхәббәт тарихы".

Шәйхетдинова А.А., Идиятуллин И.Д. "Вахит Имамов иҗатына күңелемнән һәйкәл куям"

Шәйхетдинова А.А. "Зәкия әби".

   Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик ягымлы, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Тахауова Алия Фәим кызы

    Күренекле татар язучысы һәм тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев сүзнең нечкә кылларын тоеп, аңа салынган мәгънәләрне аңлап эш итүче әдип. Шуңа күрә аның әсәрләре бүген дә укыла, өйрәнелә, өйрәнү объекты итеп сайлана. М.Мәһдиев – сүз остасы

 Г.Әпсәләмов әсәрләрендә хезмәт кешесенең ватандарлык, гражданлык сыйфатлары — туган илгә һәм халкына бирелгәнлеге, патриотик хисләре, сугыш кырындагы һәм хезмәттәге батырлыгы — калку рәвештә, авторның үз язу стиленә хас күтәренке рух, романтик пафос белән сурәтләнә. Аның бай әдәби мирасы совет чоры татар әдәбияты хәзинәсенә кыйммәтле бер өлеш булып керә. Г.Әпсәләмов.

Касыймов Рамазан Марат улының иҗат җимеше. Әкият.

 

Г.Әпсәләмов әсәрләрендә сугыш һәм тыныч шартлардагы хезмәтне сурәтләү романтик пафоска нигезләнә. Аның бай әдәби мирасы тоталитар режим шартларының төрле юнәлешләренә үтеп керде. Г.Әпсәләмовның “Сүнмәс утлар” романында әдәби тасвир чаралары

 

Габделхакова Язилә "Әнием болыны".

 

"Гыйльфанов Рөстәм тормыш юлы һәм иҗаты"  Биктахирова И.И. эше.

bottom of page