top of page

Д

Совхоз тарихы

   Тойгелде авылында колхоз 1929 елда Галиев Әскәр җитәкчелегендә оешкан, ләкин бик тиз таралган һәм яңадан 1930 елда ныклап оешкан. 1935 елда колхоз бөтенләй төзелеп беткән, исеме "Кызыл сабанчы", ә предцедателе Гәрәев Гәрәй булган. 1930 елда ук комсомол ячейкасы да төзелгән: Минкина Суфия, Гизетдинова Миңниса, Халимов Фаррахлар - беренче комсомоллар.

   Сугыштан соңгы елларда Нәбиуллин Миңнегали, Ганиев Яхьялар колхоз белән җитәкчелек иткәннәр.

  1957 елның мартында колхоз Мөслим совхозына кушыла, ә Ганиев Яхья управляющий вазыйфасын башкарган. Берләштерелгән совхозның директоры Сәләхетдин Гадел 1963 елга кадәр җитәкчелек иткән, партиянең 21 съездына катнашкан.

    1963 елдан 1965 елның октябренә кадәр совхоз директоры Хәлиуллин Вәли булган.

   1965 елның 25 нче ноябрендә мөстәкыйль "Трудовик" совхозы оештырыла. Аның беренче директоры Әсһәр Морзахан улы Морзаханов була. Ул бу вазыйфаны ун елдан артык (1965-1975 нче еллар) башкара. 1972 елдан ул Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының база хуҗалыгына әверелә. Озак еллар (1975 нче елның июнь аеннан, 2000 елның сентябренә кадәр) аның белән югары белемле инженер Мирзаян Әсләхетдин улы Баһауов җитәкчелек итә. Шул еллардан совхозның аеруча зур күтәрелеш чоры башлана. Авыл районда беренчеләрдән булып тулысынча газлаштырыла, асфальт юллар, яңа урамнар төзелә, игенчелек һәм терлекчелекнең ныклы базасы булдырылып, продукция алу ел саен арта бара район хуҗалыкларына үрнәк булып тора.

  2000 елның сентябреннән совхоз директоры булып Камалов Рафаэль Зиннур улы эшли. 2005 нче елдан Кәримов Фәргать эшли. 2006 нчы елдан совхоз таркала "Феникс" фермер хуҗалыгы барлыкка килә.

  Материаль "Мөслим төбәге" китабыннан алынды. Авторы Ә. Әхмәтгалиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 

"Трудовик" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында җитәкче булып эшләгән шәхесләр.

Механизатор хатын-кызлар.

  • Нуретдинова Мәдинә

  • Тахауова Сәкинә

  • Кәлимуллина Гыйлменур

  • Вәлиәхмәтова Гыйлменур

  • Тәлибуллина Фәүзия

  • Сабирҗанова Әминә

  • Миңнеханова

  • Баһауова Маһирауза

  • Дәүләтова Сәкинә

  • Зарипова Наҗар

  • Сабитова Суфия

  • Гыйлфанова Сабира

  • Вәлиева Мәхрүсә

  • Ягудина Тәгъзимә

  • Гарифуллина Тәскирә

  • Шәмсиева Фәйрүзә

  • Вәлиева Наилә

  • Билалова Сәкинә     

      

bottom of page