top of page

Д

Осталык - иң зур байлык

Әйтим шунсын -

      Ул кулларда

       Юк сер, тылсым...

      Алтын түгел,

       Гади куллар -

       Синдә дә бар

    Андый куллар! - Мин юкка гына үземнең фикеремне Ш. Галиевнең "Алтын куллар" шигыре белән башламадым. Бу шигырьдә һәр нәрсәне булдыра ала торган кеше куллары турында сөйләнелә. Андый куллы булу теләсә кемнең кулыннан килә, моның өчен һөнәргә өйрәнергә, белем алырга һәм бик тырыш булырга кирәк.

   Җир шарын кеше хезмәте бизи. Кеше бакчалар үстерә, чүлләрне терелтә, шәһәрләр төзи. Космонавтлар, юл салучылар - безнең апа-абыйларыбыз ул. Дөнья матур булсын өчен, син дә, мин дә үз өлешеңне кертергә тиеш. Нинди дә булса осталыкка ия булуың - зур байлыгың ул. Кешеләр сине шул осталыгың буенча бәяли.

    Үзе яшәгән җир һәркемгә кадерле, якын. Берәүләргә урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары белән, икенчеләргә яшәү өчен, уңайлыклары булган төзек йортлары белән, ә кайберәүләргә уңган-булган кешеләре белән. 

    Ә менә миңа Тойгелде авылы үзенең халкы белән кадерле. Авылымда искиткеч кешеләр яши: балта осталары да, агачтан сырлап-бизәп матур-матур җиһазлар ясаучылар да, халкыбызның милли ризыгы булган чәкчәкне телләреңне йотарлык тәмле итеп пешерүчеләр дә, гармунда өздереп уйнаучылар да - тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр дә...  

 

                  Балта остасы Нәбиуллин Айрат.

bottom of page