top of page

Д

Мәчет тарихы

Бердән кемне 

                     беләсең?

                            Бер Алланы беләмен!

Беренче бөтендөнья сугышы алды елларында Тойгелде тирә-якта иң зур авылларның берсе исәпләнгән. Анда 1913 елда ике мәчет эшләгән. Беренче мәчеттә Әхмәтхәбиб Әхмәтҗәлилов, икенчесендә Гыйләҗетдин Низаметдинов муллалык иткән.

  Татарстан Үзәк Дәүләт архивында беренче мәхәллә мәчете бинасының тышкы күренешен тасвирлаган документ саклана, аннан күренгәнчә, бина агачтан төзелгән, түбәсе калай белән ябылган, озынлыгы 18,5 аршын, биеклеге 8 аршин (башня белән диелгән), 12 тәрәзәле була. Өй алды түбәсе шулай ук калай, киңлеге 8 аршин, озынлыгы 5,5 аршин, биеклеге 8 аршин, 3 тәрәзәле. Мәчет тирәсе агач койма белән әйләндерелгән. Болар беренче мәчетнең шактый зур һәм күркәм булуын раслый.

   Югарыда телгә алынган Әхмәтхәбиб мулла Баланлы мулласы Әхмәтҗәлилнең дүртенче улы булып, 1880 елда туган. Нөркәй мәдрәсәсендә Мөхәммәтҗан хәзрәттән укып, 27 яшендә Уфадан муллалыкка указ алып кайткач, 1907 елда Тойгелде авылына җибәрелгән. Үз мәхәлләсендәге балалар надан калмасын дип, сигез почмаклы өйнең ирләр ягында, кырыкка якын малайга сабак биргән. (Сабирҗанов Галимҗан да башлап шунда укыган). Әхмәтхәбиб мулла бик укымышлы, бик зиһенле, тырыш кеше булган: мәхәлләдәге мәктәптә һәм рус-татар училищесендә җәдитчә дә укыткан. 1911-1912 елларда хаҗга барып кайткан. 1930 елда гаепсезгә рәнҗетелеп Архангельский ягына сөрелгән һәм 1937 елда фаҗигале төстә һәлак булган.

     Низаметдинов Гыйләҗетдин 1874 елда Азнакай районының Чуар Абдул аылында туган. Хәрби хезмәтне 5-6 ел Варшавада үткән. 1906 елда Тойгелде авылына килеп үз акчасына мәчет салдырган. Аның урынында хәзер Чинаев Яхъя өе тора.

     Ә. Әхмәтҗәлилов һәм Г. Низаметдинов урта хәлле кешеләр исәпләнгәннәр. Аларның икесенең дә үз йортлары, каралтылары, маллары һәм бишәр чиләк сыйдырышлы сепараторлары булган.

    Гыйләҗетдин Низаметдинов 1958 елда үлгән.

   Мөхәммәтҗәнов Миннәхмәт 1882 елда туган. Нарат Асты авылы кызы Шәмгыйнур белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Колхоз төзелгәч агротехник, совхоз елларында умартачы булып эшләгән. Авыл мәчетендә укыган, озак еллар мулла булып торган. 1977 елда вафат булган.

   Идиятуллин Хәкимулла 1888 елда Тойгелде авылында туган. Олы Чакмак кызы Мәрхәбә белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Совет чорында, 1958 елдан 1975 елгача, яшерен муллалык иткән. 1975 елның январендә вафат булган.

  Аннан соңгы елларда барлык йолаларны мулла Галимҗан Сабирҗанов (1907-2003) башкара. Ул данлыклы хезмәт юлы үткән, Бөек Ватан сугышында тән яралары алып авылга исән кайта.

  Хәкимулла һәм Галимҗан муллалар Тойгелде авылы халкының гына түгел тирә-күрше авыллар халкының да тирән ихтирамын яуладылар. Әле бүген дә аларны хөрмәт белән искә алабыз.

 1990 елда мәчет манарасы кабат торгызыла. Мәхәллә рәисе итеп Хәниф Насифуллин билгеләнә. 2000 елдан ул имам-хатип. 1999 елда хаҗга барып кайтты.

 

Мәктәп музее материалларыннан алынды.

 Коръәнне яхшы белеп, гөнаһ дип саналган гадәтләрдән, шул исәптән, кан кою кебек зур фаҗигаләрдән үзенең вәгазе белән коткарып кала алган Әхмәтхәбиб хәзрәтнең якты истәлеген онытырга беркемнең дә хакы юк дип саныйбыз. Дәвамын укырга

Хәниф Шәйхулла улы Насифуллин 1930 нчы елның 25 нче маенда Мөслим районы Тойгелде авылында туган. Сигез яшендә шушы авыл мәктәбенә укырга кергән. Мәктәптә латин хәрефе белән укыган. Җиде ел Тойгелде авылы мәктәбендә белем алган. Дәвамын укырга

 Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. "Алай эшләмә", "тегеләй итмә" кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап тора Ә ни өчен алай ярамаганны аңлата алабызмы?

  Татарны ничәмә гасырлар иманлы, гуманлы, көчле рухлы итеп яшәткән нәрсә – ислам дине, шәригать кануннары. Тәрбия кылу ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, дини һәм дөньяви йолалар, хезмәт, гаилә һәм милли традицияләребез, җәмгыять тормышында урнашкан әдәп, әхлакый кыйммәтләр, ислам диненә салынган әхлакый һәм гуманистик идеяләр шәригать кануннарына нигезләнгән булган.   

   "Шәкертнең рухында аң уяту, әхлак тәрбиясе бирү, шуңа тырышу иң беренчел шартлардан. Укыган, ятлаган нәрсә тиз онытыла, онытылмаса да телдә генә йөререгә мөмкин. Бу бик аз. Төп максат: шул нәрсәләр рухыбызның үз хәзинәсе булып китсен. Рухыбызда шул хакта мәсьәләләр тусын. Гакылыбыз, шөбхәләр, ялгышулар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле булган иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр" (Г. Ибраһимов). 

   9 нчы сыйныф укучылары мәчеткә ярдәм итәргә бардылар.

bottom of page