top of page

Д

Халык әйтсә, хак әйтә

Сүз йөртүдән дә олы гөнаһ юк.

    Диндә дә, халыкта да шулай ук сүз йөртү дә бик тәнкыйтьләнә. "Чагуның ни икәнен беләсеңме? Ул-кешеләр арасын бозу өчен берәүләр сүзен икенчегә йөртү",- диелә икенче бер хәдистә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм әйтте:

  - Минем өммәтемнән ун төрле төркем, мөселманнардан аерылып, төрле сурәткә кереп кубарылырлар. Кыямәт көнендә кайберсе маймыл сурәтле булып кубар. Болар- сүз йөртүчеләр булыр.

   Менә Җамалетдин Бикташиның (имам, XlX гасыр) "Фазаиһел-шөһүр яки газаплы гамәлләр" ("Ман" мәркәзе, нәшрият, Казан, 1996 ел) китабыннан бер өзек.

    Хәсән Басарыйга бер кеше килеп әйтте:

  - Әй Хәсән, сине фәлән кеше яманлады һәм ярамаган сүзләр әйтте,- диде.

    Хәсән Басарый әйтте:

  - Кая вакытта, кайсы урында яманлады?-диде.

   Ул кеше:

  - Бүген үз өендә яманлады,- диде.

   -Аның өендә ни эшлидер идең? 

   -Кунак булып. ризык ашый идем.

   -Ничә төрле ризык ашадың?

   -Сигез төрле ризык ашадым.

   -И ахмак! Сигез төрле ризык эчеңә сыйган, бер сүз эчеңә сыймаган. Шуны да миңа килеп әйтәсең.

Тор, и бозык, минам каршымнан чыгып кит. Синең сүзең белән аңа каршы бармам-, дигән Хәсән Басарый.

   Шундый гыйбрәтле мисаллар бу китапта берничә. Мин ата-аналарга бу китапны укып чыгарга куштым.  

 

Мифологик хикәятләр.

 

    АЛТЫ ЙОРТТАН АРТМАСЫН, ҖИДЕ ЙОРТКА ҖИТМӘСЕН

    Бер авылда көтүгә җибәргән ат тирләп-пешеп кайта. Авылларында Шәмсетдин дигән карт була, аңа киңәш итәләр. Карт: «Атка шүрәле атланып йөри торгандыр»,— ди дә сыртына сумала ябыштырып җибәрергә куша. Иртәгесен атның кайтыр юлында хатыннар табагачлар белән чыгып саклап торалар. Алар саклаган юлдан кермичә, ат, икенче юлдан кайтып килә, җилкәсенә шүрәле малае атланган, ди, сумалага ябышып, төшә алмый икән бу. Хатыннар йөгерешеп баралар да акыртып кыйный башлыйлар. Шул вакытта теге Шәмсетдин карт килә дә: 

 — Туктагыз, балалар, шүрәлене алай кыйнап үтерергә ярамый,— дип, бик кызу мунча яктыра да мунчада шүрәле малаен төтенгә тончыктырып үтерә. Шүрәле үлгән чакта:

 — Авылыгыз алты йорттан артмасын, җиде йортка җитмәсен,— дип каргый. Шуннан сон пожар чыгып, авылларында булган алтмыш йорттан алтысы гына калып, янып бетә, ди. Авыллары һаман алты йорттан артмый, ди.

 

      ШҮРӘЛЕ

     Шүрәле кара урманнарда гына тора. Ул барыбер кешегә охшый, тик кешедән аермасы: бармаклары бик озын да, тырнаклары бик каты да бик озын. Аның бер-бер бармагы берәр сөям буйлыгы; тырнаклары берсе-берсе адәм бармагы буенда була. Капчык күк имиләре була. Аларны ул иңбашы аркылы аркасына салып йөри.  

   Шүрәле кешене адаштырырга, кара урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул нәкъ кеше кебек кычкыра да кеше аның янына таба китә. Ул тагы кычкыра. Кеше, менә җитәм дип, тавыш килгән якка бара. Шулай итеп шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша. Шүрәле алдаган кайбер кешеләр урман уртасында адашып калып һәлак тә булалар икән. 

  Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике кеше булса якын килергә, күренергә курка икән. Берәүнең янында эте булса, аның янына әллә нигә дә якын килми икән, эттән ул бик курка, ди. 

  Шүрәле күбрәге кеше күзенә яз көннәрендә, кояш чыкканда, йә кояш баеган чагында күренә. Шүрәле берәү-берәүгә күренсә, үзенең атын атый, кешегә күренсә ул, юлдан язганга йә адашканга сабышып, кешедән юл сорый. Ул очраганда, кешесенә карап, йә җылый, йә көлеп-көлеп сөйләшеп китә дә, ничек булса да кешене үз ягына аудара.  

  Шүрәле үзе син сораган сүзгә каршы бер сүз дә әйтми, үзе бик күп сорашырга ярата. Шүрәлегә очрасаң, тешләреңне күрсәтергә бер дә ярамый. Тешләреңне күрде исә, озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ул бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый, ул үзенең тимер кеби каты, бик озын бармаклары белән кытыклап уйнауны бик ярата. Инде бик күп кешеләрне, терлекләрне кытыклап үтергән, ди, ул. 

  Шүрәле, кемгә генә очрамасын, кемне генә күрмәсен: «Кытыклы-мытыклы уйныйк әле»,— дип сорый, ди. Арка ягыңнан килсә, бик ерак булса да: «Әй, тукта әле, кети-кети уйныйк әле»,— дип кычкырып, артыңнан чаба, ди. Кеше белән бер уйный башласа, кети-кетисен бер дә туктатмый уйный да уйный бирә, кеше ничек кычкырмасын, ничек кенә бакырмасын, бер дә аңа-моңа карамый, ди, уйный, уйный, ди, актыгында кеше үлеп тә кала, ди. 

   Шүрәле куа башласа, агымсуга таба чабарга кирәк ди. Су аркылы йә сикереп, йә йөзеп чыгарга кирәк. Шүрәле шуннан соң суга якын килә дә, су аркылы күчә алмый, аптырап кала. Ул суга батудан бик курка икән, шуннан соң: «Бу суның башы кая?»— дип кешедән сорый, ди. Уңган кешеләр шуннан аңарга суның түбән ягын күрсәтәләр икән дә шүрәле су агымына таба чабып китә, ди. Бара, бара, бара да, барып диңгезгә җитә дә, аптырап тагы баягы урынга кайта да, кадалып кала, ди. Суның чыккан ягын күрсәтсәң, бик тиз чабып китә дә, суның башындан әйләнеп килеп җитә дә, кытыклап үтерә, ди.

  Элек чакларда шүрәле бик күп кешене кытыклап үтергән, кешеләр моны ничек тә бетерергә юлын тапмыйлар икән. Менә бер бик усал егет урманга киткән, янына бер эт тә алып киткән булган. Тик юлда барганда бер куян чабып киткән икән, эт шул куян артыннан киткән. Егет нитикле кычкырса да, ничек итеп кенә чакырса да, эт әйләнеп тә карамаган. Шул куян артыннан киткән. Куркудыр-нидер, ул-бу булыры егетнең исенә дә кереп чыкмаган. Менә урманга кереп киткән, бер бик калын агач кисеп, ботакларын арчып, арба буена чаклап кисеп кенә тора икән, янына шүрәле килеп чыккан ди 

 — Йә әле, егет, кети-кети уйныйк әле,— дип сораган. 

 Егет тоткан да: 

 — Шүрәлекәем, бик яхшы, иң элек кыса-кыса уйныйк әле, соңыннан кети-кети уйнарбыз,— дигән. Шүрәле: 

 — Атын ничек? — дип сораган.

 Егет:

 — Атым Былтыр була,— дигән.

 Шуннан:

 — Ярар, алайса, иң элек кыса-кыса уйныйк, аннан кети-кети уйнарбыз,— дип, шүрәле егетнең сүзенә күнгән дә:— Кыса-кысаны ничек уйныйлар, мин аны белмим,— дигән.

 Егет әйткән:

 — Син карап тор, мин өйрәтермен,— дигән.

 Шүрәле:

 — Ярый, алайса,— дигән. 

 Егет тоткан да агачның башын балта белән ярган, бер чөй ясаган да агачның ярыгына суккан, агачның ярыгы авызын ачкан икән, егет шүрәлегә:

 — Менә шуның авызына бармагыңны тыгып тор,— дигән.

  Шүрәле бармагын куйган. Егет балта белән чөйнең очына бер генә бәргән икән, чөй атылып та киткән, агач ярыгы шап итеп ябылып китеп, шүрәленең бармагын да кысып алган. Шуннан соң менә кычкыра, ди, менә бакыра, ди, менә җылый, ди, менә җалына, ди. Егет бер сүз дә дәшми, атына утырган да чапкан, ди. Җыелган, ди, шүрәлеләр, сораганнар, ди: «Кем кысты?»— дип. Теге шүрәле: 

 — Былтыр кысты, Былтыр,— дигән, ди. Бүтәннәре Былтыр кысты дигән саен:

 — Җүләр, соң былтыр кысканга быел кычкыралармы, җүләр, җүләр!— ди-ди көлгәннәр генә, ди. Егет исә моны карамаган, чапкан, ди. Кайткан да, шүрәлене алдаганын сөйләгән, шуннан соң бүтәннәр дә шулай итә башлаганнар, ди. Үзләрен: «Мин — Былтыр»,— дип әйтәләр, ди. Иң элек кыса-кыса уйнап алдап китәләр, ди. Шүрәлеләр әле дә булса шул сүзгә алданалар, ди. Шулай кыса-кыса уйнарга кызыгып, кытыклый-мытыклый уенын уйный алмый калалар, ди.

  Шүрәле ат өстендә йөрергә дә бик ярата, ди. Урманга якын ат көтүе күренсә, шуннан берсен сайлап ала да, атланып китә дә, үтергәнче чаба, ди. Ат тирләп кайтса, аңа шүрәле атланып чапкан икәне әллә каян билгеле була, ди. Ат көтүенә шүрәле ияләшсә, атларының аркасына сумала сөртеп җибәрәләр икән. Ул атка шүрәле атлана да, ди, шунда ябышып кала, ат өстеннән аерылмый, ябышкан килеш авылга кайтып килә дә шүрәлене шунда табып алалар, ди. Шүрәлене ат өстеннән алып йә казыклар белән кыйнап үтерәләр икән, йә мунчага ябалар да ут төртәләр, йә янып торган учакка ташлыйлар икән дә шунда янып үлә икән. Тик бер ягы ярамый — шүрәле үтергән авылда шуннан сон бер йорт та артмый, ди. Бик ярлы тормыш белән тора башлыйлар, ди, бик интегәләр, ди. 

   Бер кара урман янында унбиш өйле бер авыл бар икән. Шул авылның ат көтүенә шүрәлеләр ияләшкән — атланалар да китәләр, йөдәтеп бетергәннәр.

    Авыл кешеләре моннан ничек итеп тә котылырга юл тапмагач, бер бик яхшы атның сыртына сумала сылап җибәргәннәр. Күп тә үтмәгән, ни күзләре белән күрсеннәр, атка берәү атланган, чабып йөри. Ат үзенең өстендә ят кеше икәнен сизгән дә туп-туры кайтып килгән, иясенең абзарына кереп киткән. Җыелган авылның бар кешеләре дә ни әйтергә дә белми, тик карап торалар, ди. Ат өстендәге нәрсәне кем дияргә дә белмиләр, гәүдәсе хатын гәүдәсе, чәче кыска, үзе төкле, озын имиләрен иңбашына салган, үзе атның башына аркасы белән кирегә таба атланган да ябышкан, кузгала да алмый, башы кечкенә, күзләре бик зур, җылый да җылый, кычкыра да кычкыра...  

 — Син кем? — дип сорыйлар, эндәшми.

    Шуннан соң кешеләр: «Моны нишләтәбез дә нишләтәбез?»— ди-ди сөйләнә торгач, җыелышып, бу шүрәлене яндырырга сүз куешалар. Ут ягалар да, шүрәлене ат өстеннән кубарып алып утка илтәләр. Утка ташлаганда шүрәле боларга ялына башлаган, җылап-җылап ялынса да җибәрмиләр, тоталар да утка аталар. Шуннан соң шүрәле боларны каргый-каргый янып үлә. Менә шушы шүрәленең каргышы авылга төшә. 

    Бу авылның кешеләре әле дә булса ярлы тормыш белән торалар, ди. Берәүнең дә ике өе юк, берәүнең дә иске игене калмый, кем генә күпме генә акча тапмасын, бер тиененә чаклы эчә дә бетерә, ди. Иртәгене искә дә китермиләр, киләсе көн өчен бер дә уйланмыйлар. Бик әшәке тормыш белән торалар да торалар, ди. Үзләре тормышларының уңайсызлыгын сизмиләр дә. «Барыбер безне шүрәле каргаган, барыбер төзәлә алмыйбыз инде, шүрәле безне дә, үземезне дә, бар ыругымызны да каргап китте, безгә дә көн юк, безнең балаларымыз да көн күрмәсләр инде»,— ди-ди торалар да торалар, ди. «Барыбер безне шүрәле каргаган — эшләсәк дә уңмыйбыз инде»,— диләр дә яталар да яталар, ди 

 Тагын бер авылда шулай бер шүрәлене атка сумала сылап тотканнар икән. Бик озак маташканнар. Берни дә итә алмаганнар, нитикле кыйлансалар да, ничек кенә каты суксалар да, шүрәле күзен дә йоммый, ди, берни дә булмаган кеби тора да тора, ди.

 Шуннан соң бик йөдәгәч, куллары талын беткәч, бик биек яр бар икән — шуннан ташларга уйлаганнар. Ярдан ыргытып җибәргәннәр икән, шүрәле бер дә исе китми-нитми ике аягын гына югары таба күтәргән дә, шуган да төшкән, шуннан яңадан тотып алганнар, бер агачка бәйләгәннәр дә, агач төбенә ут куеп яндырганнар. Шул чагында шүрәле боларны бик каты каргаган. Шул авылда әле дә булса бер йорт арткан саен янгын була, ди, йә яңа йорт, йә иске йорт, йә бар авыл янып бетә, ди. Бер өй дә артырга ярамый, ди. Ат исә шүрәле янып бетәр-бетмәс чабып киткән дә югалган, ди. Әле дә булса таба алмыйлар, ди. 

   Бер тапкыр бер бабай киткән урманга, утын кисәргә. Ул чагында урман әлеге кебек булмаган, бик зур булган да бик куе булган. Бабай утын кисә икән. Ерактан бер тавыш ишетелгән, бабайны янына чакырган. Бабай безнең куркаклардан булмаган. Тоткан да шул чакырган якка таба киткән. Күпме генә бармасын, тавыш ерагая гына барган. Кояш иңеп караңгы тешә башлагач, бабай сизенгән дә иске урынына кайтмакчы булган. Күпме генә барса да, иске урынына җитә алмаган, әйләнә дә бер урынга чыга, әйләнә дә бер урынга кайтып килә икән. Төн буе йөргән, беркая да чыга алмаган. Икенче көн төш чагында гына урманнан чыгып бер авылга киткән. Ул авылга барса, ул үз авылымыз түгел икән. Әллә нинди бездән унбиш чакрым ят авыл булып чыккан. 

   Кичкә таба бабайның атасы белән анасы кайгырыша башлаганнар. Туганнарымызны, күршеләремезне чакырганнар да, җыелышып, урманга бабайны эзләргә киткәннәр, барып карасалар, бабайның утын кискән урынын тапканнар, тик үзен ничаклы кычкырып-кычкырып карасалар да, ничаклы эзләп-эзләп баксалар да таба алмаганнар. Шуннан соң, күрше авылга туганнарына кунакка киткәндер дип, кайтып киткәннәр.  

   Бабайның анасы изге карчык икән, күңеле сизгән дә иртә белән мулланы чакырырга, бабай исән-сау кайтса, корбан чалырга нәзер иткән. Икенче көн бабайның анасы мулланы чакырып фатыйха гына кыйлдырган икән, бабай да кайтып кергән. Бабай ул көнне бер сүз дә сөйли алмаган. Киндер кеби ап-ак агарган, төсе киткән, әллә нинди авыру кеше кеби сәлперәп торган да яткан. Икенче көнне генә көндез уянып, үзен шүрәле алдаганын, алдап урман уртасына, тыгызлыкка алып кергәнен, ничаклы күрергә тырышса да, шүрәленең үзен күрә алмаганын сөйли алган. 

bottom of page