top of page

Д

 

 

 

Тема: Яз җитә... 

(Хәсән Туфанның "Гөлләр инде яфрак яралар” шигырен өйрәнү)

 Дәрес тибы: Хәсән Туфанның иҗатын ныгыту. Әдәби әсәргә анализ дәресе.

 Максат.

 Укучыларның  Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы турында белемнәрен ныгыту.  "Гөлләр инде яфрак яралар” шигырен анализлау, балаларның сөйләм телләрен үстерү, шигырь хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга өйрәтү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләре бирү, әлеге шигырь аша яңа буынның килүен, сабыйлар күзен канлы дәһшәтләрдән аралап каласы килүен ачыклау.

Җиһазлау.

Хәсән Туфан портреты, "Гүзәл гамь”, "Лирика” шигырь җыентыклары, "Туфан” истәлекләре, шагыйрь турында язылган газета-журнал мәкаләләре, "Хәсән Туфан” CD диск, буклетлар, Хәсән Туфанга багышланган Power Point программасында компьютер презентациясе, компьютер, мультимедиа аппараты, http://www.kitap.net.ru/tyfan.php http://www.museum.ru/M2656    интернет-сайтлары.  Ачып карарга.  

 

Тема: "Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? "

 (Илүсә Нәбиуллинаның "Миләш тәме” әсәре буенча).

Максат.

 1. Язучы иҗаты белән таныштыру , әсәргә бәя бирү.

 2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

 3.Әдипнең әсәренә нигезләнеп бәхет төшенчәсенә аңлатма бирү, өлкәннәргә ихтирам тәрбияләү, гаилә бәхете турында дөрес юнәлеш бирү.

Дәрес тибы: сыйныфтан тыш укыганны билгеле бер системага салу.

Метод: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорау-җавап, традицион.

Җиһазлау: плакат , карточка, таблица.

Техник чаралар: проектор, икран, наотбук. Ачып карарга. 

 

 

Тема: Җәннәт әниләрнең аяк астында.

(Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча)

Максат.

1. Әдәби әсәр буенча алган белемнәрне бер системага салу, алдагы дәресләрдә өйрәнелгәннәрне ныгыту, сөйләм телен үстерү.

2.Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

 3. Укучыларда ягымлылык, җылы караш, эстетек зәвык формалаштыру

 4. Гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.

Дәреснең тибы: укыганнарны билгеле бер системага салу, сөйләм телен үстерү.

Метод: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Җиһазлау: Ә.Еники. Сайланма әсәрләр. 3 том. Р. Фәхреддин, балаларга үгет-нәсихәт, "Сөембикә” журналлары.

Техник чаралар: компьютер, магнитафон. Ачып карарга. 

 

Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар.

          (Г.Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча)

Максат.

1.Укучыларны язмыш сынавына дучар булган бу шәхесләр белән таныштыру.

2. Китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. 

3.Фәнни эш белән шөгыльләнү.

4.Уку, сөйләү, уйлау күнекмәләре булдыру, иҗадый эшләргә өйрәтү. Үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклегенә төшендерү. Әдәбиятка, шагыйрьләргә җылы хисләр тәрбияләү.

Дәрес тибы: дәрес-конференция.

Җиһазлау: язучыларның портретлары, китаплар күргәзмәсе, Николай Островский портреты һәм китабы. Төрле-газета журналлардан материаллар. Презентация.

Техник чара: компьютер, магнитафон, проигровитель. Ачып карарга.

 

Тема. Дуслыкта көч. Әдәбият дәресендә иҗадилыкны үстерү.

       Максат.  Укучыларның иҗади эшләү сәләтен үстерү; мәсьәләне күмәк хәл итү омтылышы булдыру; бер-берсен ихтирам итә белергә, матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләргә, үзеңдә яхшы сыйфатларны булдырырга омтылу, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тудыру.
      Җиһазлау. Ноутбук, буклет, таратма материаллар.
      Метод һәм алымнар. Сорау-җавап, әңгәмә, эзләнү, иҗади эш, бәхәс.  Ачып карага.

 

 Дәреснең темасы: Иң җылы яктылык.

        Дәреснең максаты - Үткән теманы ныгыту. Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. Яңа теманы кызыклы, файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.
       Укучыларга җир йөзендә иң җылы яктылык, иң якты нурның газиз кешеләребез - әниләрдән икәнен аңлату. Әниләргә хөрмәт, ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү.
        Тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу, сөйләм телен үстерү дәресе.Ачып карарга.
        Методлары: Әңгәмә, информацион технологияләр кулану, сәнгатьле уку, укытучы сүзе.

 

  Тема: Сыйфатларның  җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларның  исемләшүе

       Максат: сыйфатларның җөмләдә кулланылышы һәм аларның исемләшүе
 турында төшенчәләр бирү; сыйфатларны җөмләдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү; табигатькә сак караш тәрбияләү
      Җиһазлау: дәреслек, тест, наотбук, карточкалар.
      Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү. Ачып карарга. 

     

     Тема: Рәвеш темасын кабатлау. Ачып карарга

 

      Тема:Сыйфат темасын аңлату.

 

  Тема: Габрәхим Утыз Имәни тормыш юлы һәм иҗаты.

Дәрес эшкәртмәләре

bottom of page