top of page

Д

Авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышында

  22 нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар , шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар, кичке уеннан кайткан яшьләр изрәп йокыга гына киткән чак. Шул вакытта фашист илбасарлары, безнең чикне бозып, авыллрны, шәһәрләрне үлем утына тота.

 

    Бөек Ватан сугышы башлана.

        

Бөек  Ватан сугышы – 1418 көн дәвам итте.

 

Бөек Ватан сугышы вакытында СССР – 27 милион кешесен югалта.

 

Татарстаннан – 560 меңнән артык кеше көрәшкә күтәрелә.

 

Мөслим районыннан – 8148 кеше сугышта катнаша.

 

4488 кеше сугыш кырында ятып кала.

 

Тойгелдедән 234 кеше сугышта катнаша.

 

Татарстан буенча – 200 дән артык сугышчыга Советлар Союзы герое исеме бирелә.

Алар даны мәңгелек!

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

  Халык хәтере-мәңгелек. Хәтер китабы-каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән якташларыбыз турында тупланган. Тойгелде һәм Игенче авылларыннан Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган кешеләр  исемлеге.  Танышырга.  

 Авылыбызда үз тормышын илебез өчен биргән совет кешеләренә һәйкәл куелды. Һәйкәл алдында, безнең бәхетебез өчен һәлак булган сугышчыларның йөрәк ялкыннарын хәтерләтеп, мәңгелек ут яна. 

   Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып "әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый

       Илебездә 9 нчы май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр,  иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

 

      Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен - рәхмәт хисе уяна. Алар безнең авылда сирәгәеп баралар, бары икәү генә калдылар:

 

      Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

     Җир шарының тынычлык сөюче халкы Икенче бөтендөнья сугышында немец фашистларын тар-мар итүнең 66 еллыгын бәйрәм итте. Тойгелде урта  мәктәбендә дә актив рәвештә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар үткәрелде. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннары белән очраштылар,  аларга шефлык иттеләр, картлык көннәрендә алар өчен юаныч булырлык концерт номерлары күрсәттеләр. Очрашулар тирән эчтәлекле булды. Ветераннар укучыларга үзләренең сугыш чоры истәлекләрен җиткерделәр.

     Сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә барып, булдыра алганча ярдәм итеп тордылар. Балалар үзләре шефлык иткән Ягъфаров Салих бабай янында.  Әдәби герой Алексей Мересьевны кем генә белми?  Ике аягын өздереп тә рухын төшермәгән, протез киеп биергә өйрәнгән, кабат самолетта очу бәхетенә ирешкән егет турында укып үстек. Баксаң, язмышлары әнә шундый көчле рухлы әдәби геройларныкына охшаш кеше үзебезнең Игенче авылында яшәп ята икән ич. Дәвамын укырга.

        Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң? Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь – яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. 

 

 

Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз, авылдашларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар...

 Дошман тылында әсирлектә эшләгән Харисова Гильменур әби һәм сугыш елы балалары Гөлүсә, Наилә һәм Нәзирә әбиләр белән очрашу үткәрелде. 

 

Сугыш елларында авылда барлык авырлыкны үз җилкәсендә күтәреп, бригадир булып эшләгән, бүгенге көндә картлар йортында гомер кичерүче Зарипова Мәрьям әбинең хәлен белештеләр.

Укучылар кышкы айларны шәһәрдә кызы янында үткәргән тыл ветераны Валиахметова Гильменур әбинең иһатасын кардан чистартып, тәртипләп тордылар.

Бөек Ватан сугышыннан кайтып авылда вафат булган сугыш ветераннарының исемлеге. Игенче һәм Тойгелде авыл җирлеге кешеләре. Танышырга.

      Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң? Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь – яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз, авылдашларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар...

bottom of page