top of page

Д

Халкыбызның күңел җәүһәрләре

   Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган.

   Тик бүгенге кызларыбызның күбесе бу эшләрне эшли белми шул. Безнең авыл кызларыбыз киресенчә кул эшләре белән шөгыльләнә. Үз эшләрен конкурсларга, күргәзмәләргә тәкъдим итәләр. Халкыбыз арасында сакланып калган талантлардан әлеге һөнәрләрне өйрәнеп каласы иде. Алар әби-әниләребезнең күңел җылысын саклаган хәлдә киләчәк буыннарга барып ирешсен иде. Алиянең кул эшләре белән танышырга. 

 

   Горурланып, хозурланып,

   Татарстан буйлап барам-

   Үткәннәрен, бүгенгесен,

   Киләчәген уйлап барам.

   Сабантуйдан халыкара

   Бәйгеләргә чыга халкым.

   Ә халкымның җире-алтын,

   Кулы алтын, үзе алтын. Роберт Миңнуллин. 

Халимова Гүзәлнең август конференциясенә тәкъдим ителгән кул эшләре.

     Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар халыкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Ул төрки халыклар тудырган тотрыклы конструктив элементларның ислам дине таләпләре нигезендә илаһи нурланышы. Алай гынамы, хәтта шигърияте, риваяте. XIX гасыр уртасыны кадәр тернәкләнеп килгән татар хатын-кыз кием ансамбленең нигезендә, мәсәлән, төрки халыкларның авыз иҗаты әсәрләрендә, ырым-гадәтләрендә шактый нык таралган Хаума (Хома) кош образы ярылып ята. Күлмәкнең куштанлы киң итәге, аның кул-бармакларны каплаган киң җилпәзә җиңнәре, "күкрәкчә", "изү" кебек " каурыйлы", "тәңкәле" архаик түшлекләре, каюлы читекләрендәге "тырналы орнамент" һәм калфак рәсеменә кереп яткан "алтын каурый" - боларның барысы да шуны дәлилли. Ләкин мәҗүсилек чорында Һинд, Иран цивилизацияләреннән кергән бу образ, вакыт үтүгә, ислам дине тәэсире астында үзенең асылын югалта, "Хәят агачы" - чәчәкле-гөлле куак, бизәкле тирәк образына әверелә...

 

        "Татарда бар кием, - ди үзенең бер хезмәтендә мәгърифәтче Каюм Насыйри, - күлмәк, штан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш", - һәм үз мәкаләсенең азагында урта хәлле бер татар "нечкәбилен" нәфис гүзәл киемнәргә киендереп карау могҗизасын башкара. Нәкъ менә хатын-кыз татар милли киемендә төрле сәнгать казанышлары уйнап тора да инде: монда көмеш-челтәр хәситәләр, беләзек-алкалар, муенсалар, укалы калфак һәм каюлы читек. Татар хатын-кызларының милли киемнәре. Презентация.

bottom of page