top of page

Д

Мәгърифәткә багышланган гомер

  Бәхеттер ул гомер йомгагының ничек сүтелеп барганын сизми калсаң. Хәер, эшсезлектән аптырап, вакытны ничек үткәрергә белми йөрүчеләр генә күзәтә аладыр тормыш тулпарының томырылып чапканын. Ә җаны-тәне белән хезмәткә бирелгән, яраткан һөнәре буенча баштин-аяк эшкә чумган кеше сизми дә кала шул гомер узганын.

   Шушы соңгы сүзләр укытучы һөнәренә бик тә туры килә сыман. Чәчләренә чал кергәнен, йөзгә-биткә җыерчыклар салынганын да сизмидер мөгаллим. Ә бит нинди катлаулы, гигант эш башкара ул. Күбесенең моңа йөрәге дә чыдамый, ахыргача барырга көче дә җитми, янган ат кебек сафтан чыга. Яңа туып торган  буыннарга белем бирү генә түгел, ә аларны тәрбияләп-үстереп кеше итү кебек гаять четерекле вә катлаулы бурыч йөкләнә шул мөгаллимнәргә. Әнә шундый ару-талуны беләс фидаиләр эшли Тойгелде гомуми белем бирү мәктәбендә.

      

 

    Укытучы хезмәте иң мактаулы, изге, кирәкле, әмма иң авыр, тынгысыз, нәтиҗәсе дә көттереп кенә күренә торган хезмәт. Иҗади яктан сәләтле, үз эшенә ихлас бирелгән, куелган максатына ирешә торган, гаҗәеп тырыш кешеләр генә бу һөнәрне сайлый ала. Сүзем шундый укытучыларның берсе Тойгелде урта мәктәбенең директоры һәм география укытучысы Смелов Рөстәм Роберт улы турында.

   Рөстәм Роберт улы, Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Чаллы педагогия институтына укырга керә. Дипломлы яшь белгеч институтны тәмамлап, Тойгелде урта мәктәбенә география укытучысы булып эшкә кайта. Менә шул көннән бирле Рөстәм Роберт улы балаларга аң-белем, тәрбия бирә, мәктәп тормышының үзәгендә кайный. "Һәр дәрес балага яңалык алып килергә, аның иҗади сәләтен үстерергә, белемен артттырырга, рухи дөньясын баетырга тиеш,- ди мөгаллим. - Укучы укытучыны хөрмәт итсә генә фәннәрне ярата, уку шатлыгы кичерә, мәктәптә теләп укый. Белем алу шатлыгы кичергән бала сәламәт була".

 Рөстәм Роберт улы  менә икенче ел инде мәктәпнең директоры. Ниндидер тылсым көче бармы үзендә-ул безне үзе артыннан ияртә, үзенә генә хас алымнар белән кимчелекләребезне төзәтә, әз генә уңышыбызны да күрә, үстереп-канат куеп җибәрә белә. Мондый җитәкчене, әлбәттә, кыен хәлдә калдырасы килми: үзеннән-үзе яхшырак эшлисе килә.

      Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә лаеклы йөртә алмый. Минем уйлавымча, аның өчен табигатьтән килгән зур илаһи көч, зирәклек, акыл тирәнлеге, сабырлык, өмет, ышаныч кирәк. Гомер-гомергә укытучы маяк, җитәкләүче булып санала. Ул бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала. Минем сезне укытучы дигән исемне лаеклы йөртүче Нурзидә Котдус кызы белән таныштырып китәсем килә.

  Хаҗиева (Минһаҗева) Нурзидә Котдус кызы 1964 елны Иске Вәрәш авылында туган. 1982 елда Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач бер ел Тойгелде урта мәктәбендә пионервожатый булып эшли. 1983 елда Алабуга дәүләт педагогичя институтының  физика һәм  математика факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач Ташлияр урта мәктәбендә укыта. 12 ел Тойгелде  коррекцион интернат-мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.
   2001 елдан Тойгелде  урта мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли һәм математика фәненнән белем бирә.

  Кешене хезмәтенә карап кына түгел, шәхси сыйфатларына карап хөрмәт итәләр, Коллегабыз-һәрчак шат күңелле, ярдәмчел, кешелекле, игътибарлы, эчкерсез дус, ышанычлы сердәш, гаиләсендә кадерле әни, назлы хатын. 

       Аның килеш-килбәте, үз-үзен тотышы ук укытучы булуына ишарәли: таләпчән, җыйнак, оешкан, фикерен катгый итеп әйтә белә. Безнең мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Рәмиләбезгә нәкъ менә шундый сыйфатлар 

    Хәлимова (Вәлиәхмәтова) Рәмилә Соппух кызы 1962 нче елның 21 нче апрелендә Мөслим районы Тойгелде авылында эшче гаиләсендә туа. 1977 нче елны сигезенче классны  уңышлы тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына  укырга керә. Училищеда 4 ел эчендә башлангыч класслар укытучысы белгечлеге алып, үз районына эшкә кайта. 1981 нче елдан Ташлияр сигезьеллык мәктәбендә үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Анда 3 ел азкомплектлы классларда укыта. Укытуда ирешкән уңышлары өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 1984 нче елдан үз эшчәнлеген Тойгелде урта мәктәбендә дәвам итә. 1993 нче елда хезмәттә ирешкән уңышлары өчен "Өлкән укытучы” квалификацион категориясенә тәкъдим ителә. 6 ел мәктәптә профсоюз оешмасы председателе булып эшли.

  2002-2003 нче уку елында укучыларга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен аңа район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырыла, үткәрелгән аттестация нәтиҗәләре буенча мәгариф бүлегенең Мактау кәгазенә тәкъдим ителә. 2004 нче елда "Туган телем – иркә гөлем” конкурсында "Тамашачы симпатиясе” номинациясе буенча Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 2005 нче елда олимпиада нәтиҗәләре буенча Мактау кәгазе тапшырыла.

   2007 – 2008 нче елда үткән аттестация нәтиҗәләре буенча 1 нче квалификацион категориясенә ия була. Бүгенге көндә Тойгелде урта мәктәбендә башлангыч классларда укыта.

   Кунафина (Ситдикова) Гыйльменур Мөхәмәтҗан кызы 1956 нче елда Тойгелде авылында туган.  Әтисе совхозда склад мөдире булып, әнисе совхозда төрле эштә эшләгәннәр. Гаиләдә дүртенче бала булып туа.

   1964 нче елда Тойгелде сигезъеллык мәктәбенең 1 нче классына укырга керә. 1972 нче елда мәктәпне тәмамлап, укуын Мәлләтамак урта мәктәбенең 9 нчы классында дәвам итә. 1974 нче урта мәкәпне тәмамлый, шул ук елда Үрәзмәт урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта башлый.

      1976- 1981 нче елларда Казан Дәүләт Педагогия институтында биология-химия бүлегендә белем ала.  Институтны тәмәмлагач Казан шәһәрендә, аннан соң 1982-1987  нче елга кадәр Тукай районында химия- биология укытучысы булып эшли. 1987-1988 нче уку елында Калмия урта мәктәбендә директор вазифаларын башкара.  

    Язмыш җилләре аны 1988 нче елның җәендә туган авылына күченеп кайтырга мәҗбүр итә. Шул көннән алып бүгенге көнгә кадәр, Тойгелде урта мәктәбендә химия-биология фәннәрен укыта.

    Мәктәп сукмаклары буйлап узган гомер сөйкемле йөзләргә килешле итеп җыерчыклар өстәгән, карашларга акыллылык, затлылык билгеләре куйган, дулкынланып торган сары чәчләргә чал бөркегән. Шулай да күңел үзгәрешсез калган: ул-һәрвакыт унсигездә! Намус белән үтелгән тормыш юлы, тырыш хезмәт белән үтелгән бәхетле көннәр бүгенге шатлыклы көннәргә китергән. Балаларда үзе укыткан фәненә мәхәббәт уятып, бәяләп бетереп булмый торган хезмәт куючы зат, фидакарь укытучы ул безнең хезмәттәшебез Гыйльменур Мөхәмәтҗан кызы.

Ильясова (Габидуллина) Энҗе Фарис кызы Мөслим районы Баланны  авылында дөньяга килгән. Сигезьеллык белемне туган авылы мәктәбендә ала. Михайловка урта мәктәбен 1982 нче елда тамамлагач, кечкенә чактагы хыялын тормышка ашыру максатыннан, Алабуга Дәүләт педагогия институтына башлангыч класслар укытучысы бүлегенә  укырга керә.  Аны 1986 елда уңышлы тәмамлап, Мөслим мәгариф бүлеге юлламасы белән Тойгелде урта мәктәбенә тарих укытучысы булып билгеләнә. 1987 нче елдан башлангыч классларда укытуга күчә

  1993 нче елда эшендә ирешкән уңышлары өчен " Өлкән укытучы” квалификацион категориясенә тәкъдим ителә. 2001 нче елда мәктәпнең башлангыч класслары буенча методик берләшмә җитәкчесе итеп билгеләнә. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен 2003 елда район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә,  2004 елда мәктәпнең методик оешма эшчәнлеге буенча,  2007 нче елда яхшы класс җитәкчесе булып билгеләнә һәм Мактау кәгазенә лаек була.

   Тырышлык, эш сөючәнлек, кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер тору кебек сыйфатлар тормышта зур әһәмияткә ия, ә комсызлык, куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешеп булмый дигән нәтиҗә ясый белгән бала әхлак кагыйдәләре буенча яшәү кирәклеген белеп үсәчәк дип саный ул. Дан-шөһрәт артыннан кумаучы, бары тик үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән укытучы гына балаларны чиксез ярата ала. Шуңа да ул укучыларның гына түгел, ата-аналарның да хөрмәтен яулаган мөгаллимә. Үзенең эш тәҗрибәсе, алымнары белән уртаклашырга да онытмый.

    Мәктәптә эшләү өчен укучыларны үз балаңдай күрергә, алар тормышы белән яши белергә, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белем бирергә кирәк. Әлеге санап кителгән сыйфатларның барсысы да укучыларыбызның яраткан, әти-әниләрнең хөрмәт иткән инглиз укытучы ШакироваСветлана Йөзекәй кызында бар. Бәлки, шуңадыр да ул укыткан  һәр бала бар яктан уңган, камил. Чөнки башкача мөмкин дә түге   Светлана Йөзекәй кызы бар нәрсәгә дә өлгер, җитез, һәрвакыт хәрәкәттә, максатчан, башланган эшен ахырына кадәр җиткерүче тынгысыз җан. Бар күңелен, бөтен тырышлыгын куеп, балаларга белем һәм тәрбия бирә. Ул укучыларны дәрестә генә түгел, ә һәрдаим тәрбияли, аларны төрле яклап үстерергә тырыша, укучыларның мөмкин булган сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен нәтиҗәле эш алып бара.

  Шакирова Светлана Йөзекәй кызы 1968 нче елның 16 нчы декабренда Мөслим районы Мөслим авылында  колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.

  1986 нчы елны Мөслим урта мәктәбен "4” һәм "5” билгеләренә генә тәмамлый һәм Казан Дәүләт педагогия институтына, чит телләр факультетына , инглиз һәм немец телләре бүлегенә  укырга керә.

   1991 нчы елны КДПИны уңышлы тәмамлап,  Мөслим районы Тойгелде урта мәктәбенә инглиз теле укытучысы итеп билгеләнә.

   Кияүдә, өч бала анасы.

   Писатель М. Волошин сказал: «Жизнь-бесконечное познанье. Возьми свой посох и иди!» Вот уже 35 лет идёт с посохом учительской работы учитель русского языка и литературы  Тойгильдинской средней общеобразовательной школы Низаметдинова Аниса Анасовна. Из них более 20 лет она проработала заместителем директора по учебной и воспитательной работе. Много лет была членом экспертной комиссии по проверке олимпиадных и медальных работ. Учитель первой квалификационной категории, достигла настоящего профессионализма благодаря  неустанному труду, большой любви к русскому языку, который она преподаёт. Подготовила 7 медалистов. Ученики Анисы Анасовны активно участвуют во Всероссийских, республиканских и районных  конкурсах, где занимают призовые места. Участвуя в международной игре-конкурсе «Русский медвежонок-языкознание для всех»,  её ученица стала Победителем  и Лауреатом Всероссийского заочного интеллектуального конкурса «Эрудит России 2013-2014» в номинации «литература». Приняв участие в республиканском конкурсе  научно-исследовательских и творческих работ, посвящённом Году учителя, Аниса Анасовна заняла 1 место в номинации «Педагог 21 века». Желание сделать больше, лучше - это  слагаемые педагогической работы учителя. Она  уравновешенна и тактична. Щедрая на доброту, внимание и заботу, Аниса Анасовна снискала уважение среди коллег, родителей учащихся.  За многолетний плодотворный труд награждена Грамотами Министерства Образования и Науки Республики Татарстан  и Почетной Грамотой Министерства Образования и Науки Российской Федерации.

 

 Сәкинә Җәүдәтовна  1962 елда Мәлләтамак авылында туган. Мәлләтамак урта мәктәбен 1979 елда тәмамлагач Алабуга дәүләт педагогия институтынның физика һәм метематика факультетына укырга керә. Аны 1984 елда уңышлы тәмамлап, Мөслим мәгариф бүлеге юлламасы белән Тойгелде урта мәктәбенә физика укытучысы булып билгеләнә. 1988 нче елдан информатика дәресләре дә укыта башлый.

    1993 нче елда "Укытучы-методист” квалификацион категориясенә тәкъдим ителә. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен 1998 елда район мәгариф бүлегенең, 2003 елда район администрациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2003 елдан 1 квалификацион категорияле укытучы. Олимпиадада алдынгы урыннарны алучы укучылар әзерләгән өчен 2004, 2005, 2007, 2008 елларда район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарына лаек булды

    Сыйныф җитәкчесе буларак та, Сәкинә Җәүдәтовна – абруйлы педагог. Расписаниегә кертелмәгән, бернинди программаларда да каралмаган иман, әхлак, дәресләрен, әткәй-әнкәйләргә хөрмәт,олыга-олы, кечегә-кече итеп карау, дәресләрен бала күңелләренә үтеп керерлек итеп үткәрү өчен дә күпме әзерлек, күңел байлыгы, тәҗрибә кирәк!? Болары үз фәнеңне укытудан да катлаулырак. Мондый бурычларны да башкарып чыга Сәкинә Җәүдәтовна. Күпсанлы укучылары, мәктәпне тәмамлап чыгып китсәләр дә, һәрвакыт аның янына киңәшергә, серләшергә җыелалар, үз шатлык-сөенечләрен уртаклашырга киләләр.

    Еллар үтеп, укучыларыңның рәхмәтен ишетү, хөрмәтен, игътибарын тою-зур бәхет, әлбәттә. 

bottom of page