top of page

Д

Ат тешеннән билгеле, егет эшеннән

  Кешенең матурлыгы-төсе белән,

   Кешенең матурлыгы-эше белән. (Татар халык мәкале)

   Хезмәт- шатлык һәм сөенеч, бәхет чыганагы. Хезмәттән тәм табып, аны яратып башкарганда, ул яшәү шатлыгына әйләнә. Кшенең чын матурлыгы, көче, абруе аның хезмәте белән бәяләнә. Теләсә нинди эшнең уңышлы чыгуы, көтелгән нәтиҗәгә китерүе өчен аны башкаручыдан һөнәр белү, осталык, уңганлык, тәвәкәллек, түземлек таләп ителә. Яратып эшләгән эш куанычлар, сөенечләр алып килә бит ул. Ө үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү-нинди зур бәхет. "Хезмәт авыр булса да, җимеше татлы", ди халык мәкале. Зур тырышлык куеп табылган хезмәт җимеше сөенечкә, шатлыкка, яшәү яменә әверелә. Халыктан мактау сүзе ишетү-шатлык өстенә шатлык була. Бер шатлык икенчесен тудыра. Хезмәт шатлыгы белән кушыла. Туган якка хезмәт итеп яшәүдән, кешеләргә кирәк булуыңны. аларны сөендерә алуыңны тоюдан да олы хис юктыр ул, мөгаен.   

 

 

  Туган якның кадерен белү өчен еракка китеп кара, диләр. Кадер белмәгән кеше читкә китеп тә белмидер ул. Туган якка кадер хисе Сәелгә  тумыштан салынган. Сәел - бәхетле кеше. Туган төбәгендә, ата-ана туфрагында, туган-тумачалар, дус-ишләре арасында яши ул. Дәвамын укырга.

 


    Мөслим районы үзәгеннән ерак түгел урнашкан  Тойгелде авылы бар. Ул авылга асфальт түшәлгән юлдан гына җилдереп барып җитәсең. Бу авылда да һәр авылга хас булган җанлы тормыш хөкем сөрә. Авыл башында ук сезне шау - гөр килеп эшләүче  пластик тәрәзә һәм тимерне коеп әйберләр ясау "Фирман” хуҗалыгы һәм аның хуҗасы – Маннанов Фирдәвес каршы ала. 

   Кемнең кем булачагы - ана карынында чакта ук билгеле, диләр. Бәлкем, шулайдыр да. Кайбер кешенең феноменаль сәләте сабый вакытында ук ачыла бит. Баланың киләчәктә рәссам, музыкант, табиб яки башка һөнәр иясе булачагы - күп очракта нинди уенга өстенлек бирүе, ниләр белән кызыксынуы аша алдан ук ачыклана. 

   Әмма кешенең таланты булу гына аз. Аны әле тырышлык белән, дөрес итеп куллана белә дә кирәк. Шулай ук тәвәкәллек, үҗәтлек кебек сыйфатларсыз да булмый. Маннанов Фирдәвескә исә боларның барысы да Аллаһы тарафыннан бирелгән. Дәвамын укырга

   Фирдәвис Маннанов үз бизнесын булдырып, авылым халкына ярдәм итеп яши. Авылымны төзекләндерүдә аның өлеше бик зур. Халыкны эш белән тәймин итү, чисталыкны саклау белән беррәттән ул авылымның берничә зур объектын да саклап кала алды. Рәхмәт "Фирман " ! Булганыңа! Рәхмәт һәрбер эшләгән хезмәтеңә! Без синең ярдәмеңне, хезмәтеңне бәялибез! Сине хөрмәт итәбез! Эшеңдә яңадан-яңа үрләр яулавыңны телибез!

     Сәел Равил улы Каюмовны якын тирә шәһәр, районнарда белмәүчеләр сирәктер. Мәктәпләрдә, балалар бакчасы һәм күп кенә офислар Сәел мебельләреннән файдаланалар. Зәвык белән эшләнгән, югары сыйфатлы йорт җиһазлары, ишек - тәрәзәләр җитештерә Сәел оешмасы. Заказны үзе кабул итә, бүлдермичә тыңлый белә! Тыңлый белә..., тик үз фикерен , уз дизайнын да тәкъдим итә! Яңа төсләр, яңа төр материалларын күрсәтә. Бу өлкәдә Сәелебезнең тәҗрибәсе җитәрлек! Үзе үлчәмен ала. Сезнең заказ йортыгызда урын алганчы Сәел сезнең белән бергә !

bottom of page