top of page

Д

Әфганчылар

Хәйруллин Зәкәрия Рәис улы

      1968 нче елның 5 нче январендә туган.

    1984 нче елның 9 нчы апрелендә армия сафларына алына. Афганстанның Кандагор шәһәрендә хезмәт итә.

    1986 нчы елда хезмәтен бетереп авылга кайта.

        1. 1988 нче елның февралендә СССРның Югары Советы Президиумы карары нигезендә медаль белән бүләкләнә.

       2. "Воину-интернационалисту от блогадарного афганского народа" грамотасы ала.

   "Безне самолет белән алып барып, ачык яланда калдырдылар. Үзебез такталар җыештырып, палатка кебек әйбер ясадык. Кызуда 15 метр биеклектәге тауларга менәргә туры килә иде.

    Күн итекләр аякларны кысып җафалыйлар, шуңа күпчелек аларны кими дә идек. Мәетләр җыеп, үзебез ясаган гробларда аларны сакларга да туры килде.

     Кайчакларда кечкенә афган малайлары килеп бездән я ипи, я сабын сорыйлар иде. Аларны бик кызгансак та, ашарларына бирә алмый идек. Чөнки үзебезнең дә ашарга юк диярлек кенә, консервалар 60 градус кызулыкта бик тиз ачып бетәләр иде..." - дип исенә төшерә Зәкәрия Хәйруллин.

    Бүгенге көндә Хәйруллин Зәкәрия Яр Чаллы шәһәрендә шофер булып эшли.

 

 

 

 

Габдулхаков Фаил Фатих улы.

       1964 нче елның 21 нче мартында туган.

      1982 нче елның 20 нче мартында Армия сафларына алына. Башта Таджикстанның Курган-Тюбе шәһәренә десантлыкка әзерлек үтә. 1982 нче елның 25 июненнән 1984 нче елның 2 августына кадәр Афганстанның Айбак һәм Жалалабат шәһәрләрендә хезмәт итә.

    "Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

     Бүгенге көндә Габдулхаков Фаил гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши һәм нефтяник булып эшли.

 

 

 

 

Миннеханов Илһам Дөлфәт улы.

      1963 нче елның 25 нче декабрендә Тойгелде авылында туган.

 

      1982 нче елның 20 нче мартында Армия сафларына алына.

 

  Мәскәүдән Афганстанның Термис шәһәренә машина белән төрле йөк ташый. Дошманнар һөҗүме вакытында яралана. Госпитальдә  дәваланганнан соң хезмәтен дәвам итә.

 

     1984 нче елда туган авылына кайта.

 

  Бүгенге көндә Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Әлмәт шәһәрендә экономист булып эшли.

 

 

 

 

 

Фаттахов Рафаэль Галимҗан улы.

      1962 нче елның 19 нчы мартында Игенче авылында туган.

 

      1980 нче елда Армия сафларына алынган. 6 ай Афганстан белән чиктәш Кызыл шәһәрендә хезмәт иткән.

 

      1980 нче елның сентябрендә Афганстанга җибәрелгән һәм анда 1982 нче елның июленә хәтле хезмәт иткән.

 

      Хәрби званиесе-сержант.

 

    1988 нче елның 28 декабрендә СССРның Югары Советы президиумы карары нигезендә "Хәрби-интернационалистка” грамотасы белән бүләкләнә.

 

      Афганстан турында Ул болай дип искә ала: "Ул бик матур түгел, күпчелек таулардан гына тора. Халкы бик кунакчыл, килгән кешенең кем булуына карамастан ачык йөз белән каршы алалар. Тик аларга берәр начарлык эшләсәң үч алмыйча туктамыйлар”.

 

    Бүгенге көндә Фаттахов Рафаэль гаиләсе белән Мәллә-Тамак авылында яши һәм алдынгы механизатор булып эшли.

bottom of page