top of page

Д

Авыл халкының иҗаты

        Әйе, гомер уза, тула оек белән чабата да туза. Әмма халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Халкыбыз мирасы - үткәннәргә ихтирам, киләчәгебезгә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка омтыла.

   Авылда  шигырь, бәет, мөнәҗәт иҗат итүчеләр дә бар. Гыйльфанова Нурия, Ягъфарова Сәлимә, Мәскүрә апа (мәрхүмә). Алар шигъри җанлы, нечкә күңелле. Борчу - кайгыларны күңелләре аша уздыралар. Күп кенә мәрхүмнәргә атап бәетләр язалар. Очрашулар, бәйрәмнәрдә шигырьләрен укып күңел кичерешләрен авылдашлар белән дә уртаклашалар

     Гыйльфанова Нурия Зөфәр кызы 1957 нче 7 нче мартында Мөслим районы Тойгелде авылында дөньяга килә. Бөтен балачагы, үсмер еллары, яшьлек еллары туган авылында уза. Нурия апаның бүгенге көндә бер кызы, ике оныгы бар. Шуларның бәхетенә куанып яши ул. Аның җитезлегенә, осталыгына таң каласың: хезмәтен дә төгәл башкара, гаиләсендә дә оста хуҗабикә, кайгыртучан ана. Өйләренә килеп керсәң, үзеңне чәчәкле аланда кебек хис итәсең. Сине чигүле мендәрләр, япмалар каршы ала. Алардан күңел җылысы бөркелә. Ул табигатьне дә бик ярата. Дару үләннәре җыярга ярата. Үзенә илҺамны да табигатьттән ала. Ул нечкә күңелле кеше, шигъри җанлы кеше. Башка кешеләрнеңдә борчу-кайгыларын күңеле аша кичерә, уздыра. Шигырьләр иҗат итә. Күп кенә мәрхүмнәргә атап бәетләр яза. 

 

         Узган ел азагында интернет аша бер егет "дәште” үземә. Әлбәттә, бик теләп аралаша башладым мин аның белән. Якташым, җырчы егет Рөстәм Гыйльфановны күреп-ишетеп белә идем инде. Хәтта "Татар моңы” фестивалендә бер сәхнәдә чыгыш ясаганыбыз да булды. Аралаша башлавыбызның башында ук Рөстәм үзенең "Татарстан яшьләре” газетасын яратып укуын әйтте. Чыганак "Татарстан яшьләре" газетасы 1 нче февраль, 2014 нче ел.

 

       Җырчы булып җитешер өчен кырыс таләпләр кирәк. Чыганак "Ватаным Татарстан" 31 нче декабрь, 2014 нче ел. 

bottom of page