top of page

Д

Безнекеләр

   Сәетмөхәммәт  Дәүләтов 1919 нче елда Тойгелде авылында туа. 7 классны тәмамлагач, бухгалтерлар курсында укып,  туган авылында хисапчы булып кайта. Дәвамын укырга.

Шәйдуллин Мөхәммәтша улы Хәсән ага.Шәйдуллин Мөхәммәтша улы Хәсән ага 1924 нче елның 13 нче августында дөньяга килә. Аның тормыш юлы белән таныша барган саен, безнең дә, илгә шундый олы шәхесләр буләк иткән авылда - ¬Тойгелдедә тууыбыз белән горурлану хисе артканнан арта бара. Аның турында тулырак.

Гыйльфанов Рөстәм Марсель улы Тойгелде урта мәктәбен 2003 нче елда тәмамлый. Хәзерге вакытта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультетында укый. "Җырлыйк әле” тапшыруында 4 тапкыр катнашып призлар ала. 2006 елда Татар Дәүләт филармониясе каршындагы Татарстаннның халык артисты Айдар Фәизрахманов җитәкчелегендәге "Татарстан республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә” эшкә чакырыла. Коллектив белән инде берничә чит илгә барып чыгыш ясарга да өлгерә. "Мин бит сине сөям күптән” исеме белән дискы сатуга чыкты. Аның турында тулырак.

      Вәлиев Булат Зиннур улы. Казанның меңеллык юбилее белән бәйләп, башкалабызда бил көрәше буенча дөнья чемпионаты уздырылды. Бу ярышларда 42 илнең иң көчле көрәшчеләре чыгыш ясадылар. Келәмдә үз үлчәвендә Булат Вәлиев дөнья чемпионы исемен яулады. Аның турында тулырак.

      Шәймәрданова Нурания Әзһәм кызы 1965 нче елның 30 нчы мартында Мөслим районы Игенче авылында Әзһәм абый белән Нәзирә апа гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга аваз сала.  Аның турында тулырак.

     Габделхакова Алия Раиф кызы 1988 нче елның 14 нче апрелендә Мөслим районының Тойгелде авылында туган. !995 нче елда Тойгелде урта мәктәбенең беренче классына укырга керә.  Аның турында тулырак. 

      Газизова Алсу Әнвәр кызы 1958 нче елның 23 нче мартында Тойгелде ваылында туа. 1974 нче елда Тойгелде сигезьеллык мәктәбен тәмамлый.  Аның турында тулырак.

     Каюмов Әмин Равил улы 1957 нче елда Тойгелде авылында туа. 1964-1972 нче елларда Тойгелде урта мәктәбендә укый. Аның турында тулырак. 

     Баева Айгөл Ринат кызы 1975 нче елның 26 нчы февралендә туа. Тойгелде урта мәктәбендә 1982-1991 елларда укый.   Аның турында тулырак.

     Гибадуллина Наилә Әнәс кызы "Яңа гасыр” радиосында эшли. "Эшлекле чәршәмбе”, "Тормыш әлифбасы” тапшыруларының авторы һәм алып баручысы. Аның турында тулырак.

     Валиев Зөлфәт Зиннур улы  1979 нчы елның 24 нче ноябрендә Мөслим районы Симәк авылында туа. Аңа 3 яшь тулгач, гаиләләре белән Тойгелдегә күченеп киләләр. 1987 нче елда Тойгелде урта мәктәбенә укырга керә. Башлангыч классларда аларны Халимова Рәмилә апалары укыта. Аның турында тулырак.

       Әтиле-әниле, тигез канатлы гаиләдә, апа­сы, абыйсыннан соң өченче бала булып үсте Гарифҗан. Һәрберсенең назлы карашла­рын тоеп, кечкенәдән хәрәкәтчән, кызыксы­нучан, күпне белергә, күрергә – бигрәк тә өлкәннәргә охшарга ты­рыша иде ул. Чыганак "Авыл утлары"  газетасы 25 нче октябрь 2013 нче ел.

     Хөрмәтле авылдашлар! Бүген без чиксез горурланабыз! Безнең авылыбыздан, үзебез белән бер авылда уйнап үскән, бер авыл һавасын сулаган , гади генэ гаиләдә үсеп канат чыгарган дустыбыз Рөстәм Марсель улы "Татарстаннын атказанган артисты " исеме белэн буләкләнде. 
   Рөстәм! Һәрвакыт шулай гади булып кал! Син-безнеке! Бары -безнеке! Без сине артык нык Яратабыз! Авылыбыз урамын шулай балкытып үт әле! Кайда гына йөрсәң дә, кемнәр белән генә булсаң да чын йөрәктән, чиста күңел белән "Мин- Тойгельде авылы егете!! " дип әйтергә оялма! Горур Бул! Ләкин Гади Бул!!! Алда Сине яңа үрләр көтеп торсын! Киләчәгең җыр шикелле матур Булсын! Барыр юлларың киң булсын! Безне - авылдашларынны, дусларыңны куандырып Җырлап яшә ! Сине җир йөзенә китергән Әниеңә-Әтиеңә Зууур Рәхмәт!!!

 

  Туган җиреңнең кадерен белү өчен читләргә китеп карау кирәк микән?! Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җирендә яшәвенә сөөенеп бетә алмас. Әйе, туган як ул – безнең яши торган йортыбыз, эчә торган чишмәбез, дусларыбыз, авылдашларыбыз.

  Туган ягымның урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары – һәммәсе дә миңа кадерле, якын. Авылыбыз Ташлыяр әллә кайдан, менә мин нинди, дигән шикелле, ак калай түбәләре, биек манаралы мәчете, ике катлы мәдәният йорты белән ялтырап күренеп тора. Өйләренең матурлыгы, урамнарының чиста булуы халкыбызның эшчәнлеген, хезмәт сөючәнлеген күрсәтеп тора.

   Авылымда искиткеч кешеләр яши. Безнең Ташлыяр халкының горурланырлык шәхесләре бик күп. Менә аларның кайберләре: Татар Дәүләт фольклор үзәге директоры булып эшләгән композитор-фольклорчы Котдүс Мирзасалих улы Хөснуллин; үз студиясен булдырган, яшьләр белән иң күп эшләүче, тәрбиягә кагылышлы байтак җырлар авторы, композитор, җырчы Рөстәм Сәрвәров; кемнең кем булуына карамастан, һәрбер кеше өчен җанын ярып бирергә әзер торучы мәртәбәле хирург – Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган табибы – профессор Равил Шамил улы Шәймәрданов.  Аның турында тулырак укырга.

   Һәркемнең кем булуына карамастан, һәрбер кеше өчен җанын ярып бирергә әзер торучы мәртәбәле хирург – Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган табибы – профессор Равил Шамил улы Шәймәрданов турындда түбәедәге сылтама аша кереп тә таныша аласыз.  Хирург.

      Котдус Мирзасалих улы Хөснуллин 1941 нче елда Ташлыяр авылында дөньяга килә. Ул кечкенәдән үк ,кулына гармун алып әбекәй -әниләрне ,апа-абыстайларны халык көе белән юата, күңелләрен күтәрә. Музыкаль белемен үстерү ниятеннән чыгып , Алабуга мәдәни- агарту училищесына юл  тота.Укуын тәмамлап яшь белгеч туган ягы Мөслимгә кайтып, мәдәният- сәнгать эшләре белән шөгыльләнә. 1962 елда Казан музыка училищесына укырга керә.Училищены тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык классына укырга керә. 1984 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча К.Хөснуллин Халык иҗаты һәм фәнни-методик агарту үзәгенә эшкә килә.Ул байтак инструменталь- камера һәм симфоник әсәрләр иҗат итә, күптөрле җыр һәм романслар яза. “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабында Котдус Хөснуллин 30-40 ел буена җыйнап, өйрәнеп килгән халык энҗеләрен, логик һәм фәнни тәсбихләргә тезеп, укучыларга тәкъдим итте. Бу зезмәт бик зур бәягә һәм рәхмәткә лаеклы. Шуны исәпкә алып, 2002 нче елда Котдус Хөснуллинга “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. 

      Авылыбызның күренеклк шәхесе турында түбәндәге сылтамалар аша таныша аласыз. 

Композитор, фольклорчы Котдус Хөснуллинга 75 яшь тулды

 

ХАЛЫК МОҢНАРЫН САКЛАУЧЫ

     Сәрвәров Рөстәм Мөхәммәтдин улы 1960 нчы елда Мөслим районының Ташлыяр авылында туган. Мәктәпне тәмамлап, 1976 нчы елда егет Казанга килә һәм радиотехника  техникумына укырга керә. Ләкин  аңа радиомонтажник булырга насыйп булмый  - ул бәләкәйдән инде җыр белән мавыга. Менә шушы җыр чире Рөстәмне радиотехникумнан туп-туры Казан музыка училищесының халык бүлегенә илтеп кертә.80 нче еллар азагында Рөстәм Сәрвәров “ Казан кызы” дигән вокал- инструменталь ансамбль оештыра. Шушы чорда күп җырлар языла, Татарстан һәм Россия сәхнәләрендә уңышлы чыгышлар ясала. Соңрак ул кассеталар яздыру белән шөгыльләнә башлый. Шулай итеп Рөстәм Сәрвәров театр- студия оештыра, соңыннан ул “Аксу” дигән студиягә әйләнә. Бүген “Аксу”  студиясе Казанда урнашкан һәм музыка өлкәсендә төрле юнәлншләрдә эшли: концертлар оештыра, музыка продукциясен әзерли, башкаручыларны яздырып ала, яшь талантларга ярдәм итә, караоке өчен халык һәм заман җырлары әзерли.Әлбәттә, әле Рөстәм Сәрвәровның музыка, сәнгать өлкәсендә әйтәсе сүзләре күп.

bottom of page