Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре.
- rushaniya44
- 15 сент. 2017 г.
- 1 мин. чтения

14-15 сентябрь көннәрендә районыбызда Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре уза. Шул уңайдан җирлегебезгә бертөркем язучылар килде. Алар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстаның халык шагыйре Разил Вәлиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һ.б. бар.
Язучылар бүген Җәмигъ мәчетендә, күптармаклы уку-укыту үзәгендә, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, музейда һәм китапханәдә, быел кулланышка тапшырылган скверларда булды, “Кояшкай” балалар бакчасын, кинотеатрны карады. Кунаклар “Мизгел” яшьләр үзәгендә туган телебезне өйрәнү һәм саклау темасына сөйләшүдә һәм якташларыбыз – шагыйрьләр Зөлфәт һәм Наис Гамбәрне искә алу кичәсендә катнашты. Бу минутларда язучылар түгәрәк өстәл янында сөйләшәләр, ә кичен Зифа Басыйрова исемендшәге район мәдәният йортында 18 сәгатьтә Зөлфәтне искә алу кичәсе үтәчәк.Иртәгә язучылар Мөслим мәктәпләрендә укучылар белән очрашачак.
Comments