top of page

Д

Илһамы булганнар бүләк алды.

  • rushaniya44
  • 18 апр. 2015 г.
  • 1 мин. чтения

15 нче апрель көнне Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Конкурста катнашучылар өч номинациядә − "Яшь шагыйрь", "Яшь прозаик", "Яшь драматург" иҗади көч сынашты.

Яшь шагыйрьләрне ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, шагыйрь Разил Вәлиев бүләкләде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган конкурста минем ике укучым катнашты. Шәйхетдинова А.А. шигырь номинациясендә лауреат дипломына лаек булды. Касыймов Р.М. улы проза номинациясендә дипломга лаек булды.

Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучылар арасында "Ләйсән" вокаль ансамбле, "Талисман", "Казан" бию ансамбльләре бар иде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры "Яшь йөрәкләр" спектакленнән өзек күрсәтте, яшь шагыйрьләр үз әсәрләрен укыды.

 
 
 

Commentaires


Featured Posts
Recent Posts
Archive
Search By Tags
Follow Us
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square
bottom of page