Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференция
- rushaniya44
- 9 апр. 2015 г.
- 1 мин. чтения
27 мартта – Халыкара театр көнендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядәсендә истәлекле чара оештырылды. Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, укытучыларның һәм укучыларның аның истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырылды.
Конференция Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназия ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Конференциядә катнашучылар 3 төрле номинациядә (журналистика, фәнни эшләр, драматургия) көч сынашты. Фәнни-иҗади эшләрне республиканың күренекле сәнгать әһелләре, галимнәр һәм журналистлар бәяләде. Конференциянең жюри рәисе — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев. Бу конференциядә Тойгелде урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы, Идиятуллин Илшат Дамир улы, “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә 3 дәрәҗә дипломга лаек булды.

Comments