Тойгелде: җуелмас тарих
- rushaniya44
- 18 мар. 2015 г.
- 1 мин. чтения
Кемдер китапны "тормыш дәреслеге" дип атаган. Чыннан да, шулай бит! Үзебезнең тормыш һәм дөнья турындагы иң дөрес мәгълүматны нәкъ менә китап бирә. Кеше бөтен нәрсәне дә үзе генә аңлый алмый. Китаплар булмаса, кеше мең ел яшәсә дә, бөтен белемне, табигатьнең барлык кануннарын, күп гасырлар дәвамында ясалган бөтен ачышларны белә дә, өйрәнә дә алмас иде. Бу белемнәр һәм ачышлар өчен кешелек никадәр ялгышлар ясаган, күпләгән корбаннар да бирергә туры килгән. Моны без шулай ук китаплар аша беләбез. Мәктәп укучылары авылыбыз тарихы язылган "Тойгелде: җуелмас тарих" дигән китапны тәкъдим итү чарасында катнаштылар. Бу китапны чыгаруда башлап йөрүче Хафизов Ш.С. , китап авторлары Миләүшә һәм Әсгать Закировлар белән очрашу булды. Авылыбыз аксакаллары тарихта эз калдырган истәлекләре белән уртаклаштылар. Бу чараны мин һәм китапханә мөдире Бахтегараева Нурия алып бардык.

Comments